Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Зур кар режимында яшәдек

Соңгы көннәрдә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда дулаган буран, көчле җил урыны-урыны белән автомобильләр хәрәкәтен параличлады, электр үткәргечләрне өзде. Зур кар режимында безнең район ничек яшәде? Яңа ел "каникулыннан" соң беренче эш көнендә шуны ачыкладык. "Буран темпына өлгермәдек" Шуңа да атнаның дүшәм-бесе "авыр" гына түгел, карлы да көн булды....


Соңгы көннәрдә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда дулаган буран, көчле җил урыны-урыны белән автомобильләр хәрәкәтен параличлады, электр үткәргечләрне өзде. Зур кар режимында безнең район ничек яшәде? Яңа ел "каникулыннан" соң беренче эш көнендә шуны ачыкладык.
"Буран темпына өлгермәдек"
Шуңа да атнаның дүшәм-бесе "авыр" гына түгел, карлы да көн булды. Юлларда - кар, тротуарларны абайлап кына табарлык. Шәһәрдә кар чистарту техникасының көчәйтелгән режимда эшләве дә хәлне коткара алмаган. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте баш инженеры Салих Гафуров белдерүенчә, оешма карамагында булган барлык 8 техника ике сменада эшләгән. Бер грейдер, дүрт "МТЗ" тракторы шәһәр эчендәге юлларны кардан арындырган, шә-һәр үзәгеннән, Вахитов, Арефьев урамнарыннан җыелган карны бер "ЗИЛ", ике "КамАЗ" автомобиле район ЮХИДИ бүлекчәсе янындагы махсус мәйданчыкка ташыган. Калган урамнарда кар юл кырыена эттерелгән. Моның бе-лән беррәттән бозлавыклы, текә урыннарга 500 тонна тозлы-комлы катнашма сиптерелгән. Лә-кин, юлларның торышына караганда, кар көртләрен оператив җыештыру өчен бу арсенал гына җитәрлек түгел.
- Килешәм, буран темпына өлгереп булмады. Штатта эшче кадрлар да, техника да җитәрлек тупланган, югыйсә, - диде Салих Гафуров.
Юлга кар өймә!
Юлчылар урамнардан карны кырыйга эттерсәләр, кайбер яшәүчеләр, киресенчә, аны ишегалдыннан, капка төбеннән көрәп алып, юлга түгәләр. Беренчедән, юлчылар хезмәтенә аяк чалу бу, икенчедән, бо-лай да киң булмаган хә-рәкәт полосасы тагын да тарая, өченчедән, кар таучыклары ясап, ДТПларга юл ачалар. Бигрәк тә Вахитов урамында яшәүче-ләр "тырыша". Район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Лилия Казакова сүзләренә караганда, Татарстан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе нигезендә андый хуҗалар штрафка тартылалар. Бу "Буа шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен карап тоту һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга керә.
Шулай ук оешма-предприятиеләр, сәүдә нокталары үз территорияләрен кардан арындырып торсыннар иде. Югыйсә, йомыш бе-лән килгән автомобильләр юл кырыена туктап, тагын хәрәкәткә комачаулыйлар.
"Трассаларны
чистартып тордык"
"Татавтодор"ның Апас филиалының Буадагы участогы начальнигы Сергей Голубев әйтүенчә, үзләре ка-рамагындагы Казан - Ульяновск федераль трассасының 52, район территориясендәге 350 километрда юлларны оператив чистартып торганнар. Буран көчле котырган 11 гыйнварда көндез 8, төнлә 5 техника бертуктаусыз эш-ләгән. Дөрес, Буа - Яльчек трассасыннан Югары Лашчы авылына керү юлында азрак проблемалар туган - берничә автомобиль көрт-ләрне төрттергәнне көтеп торган. 12 гыйнварда мәк-тәп автобуслары үз маршрутлары буенча укучыларны мәктәпләргә вакытында китереп җиткергәннәр. Бу көнне юлларда 11 техника эшләгән.
Көчле карлы буран барыбер үзенекен итте. 11 гыйнварда районның төньяк-көнбатыш ягындагы берничә авылда күпмедер вакытка электр уты сү-неп торды. Югары Лашчыда - ике сәгать-тән күбрәк, Бик-Үтидә, Кыр Тәүгелдесендә, Ташкичүдә һәм Аксуда - озаграк. Район электр челтәрләре баш инженеры Александр Шагаров әйтүенчә, энергетикларга электр энергиясе бирүдә өзеклек тудырмас өчен чаңгыларга да басарга туры килгән.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы көннәрдә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда дулаган буран, көчле җил урыныур...