Байрак
  • Рус Тат
  • Зур Кырлаңгы авылыннан Мәрзия Мөдәррисова дә үзенә ничә яшь икәнен әйтми, ә чынлыкта? (+фото)

    Йөрәк һаман унсигездә диюләре хактыр. Мәрзия әби дә үзенә ничә яшь икәнен әйтми, әнә. - Илледән бераз артыграк инде, - ди ул шаяртып. Күршедә яшәүче олы улы Миргасыйм абый әйтүенчә, ул шулкадәр гомер яшәвенә ышанмый икән. Күптән инде якты дөньядан киткән яшьтәшләрен барлап күрсәткәч, балаларының төпчеге дә 60ка якынлашуын әйткәч...

    Йөрәк һаман унсигездә диюләре хактыр. Мәрзия әби дә үзенә ничә яшь икәнен әйтми, әнә.
    - Илледән бераз артыграк инде, - ди ул шаяртып. Күршедә яшәүче олы улы Миргасыйм абый әйтүенчә, ул шулкадәр гомер яшәвенә ышанмый икән. Күптән инде якты дөньядан киткән яшьтәшләрен барлап күрсәткәч, балаларының төпчеге дә 60ка якынлашуын әйткәч кенә бер гасырлык юбилеен билгеләп үткәненә инанган. Бәлки, хәтере әйбәт булганга аңа барысы да кичәге генә кебектер. Кайчандыр 300 хуҗалыклы булган Кырлаңгының кайсы нигезендә кемнәр яшәгәнен бүген дә һич ялгышмый әйтеп бирә ул. Үзенең башыннан кичкәннәре дә исендә.
    - Урманын да кистем, окоп та казыдым, колзозда да эшләдем, наным. Өйдә әнкәй булгач, кечкенә балам бар дип тормадылар, сугыш вакытында эшкә еракка да җибәрделәр, - ди ул. Ире Мөзәки яу кырына киткәндә Миргасыйм унбер айлык булып кала. Мөзәкиеннән сугыш дәвамында бер хәбәр дә килми - ул әсирлеккә дә төшә, аннан тагын сугышка керә. 1946 елда исән-имин әйләнеп кайта. Мөдәррисовлар 2000 елга кадәр (гаилә башлыгы шул елны вафат була) тату гомер кичереп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр, бүген алтысы исән. Миргасыйм, Сәрвәрҗиһан, Хәмит, Фиргать авылда, Гөлҗиһан - Буада, Сирин Арчада яшиләр
    - Мин белгәннең барысын да олы улым да белә. Ул һаман янәшәмдә булды, иртә кул арасына керде, эне-сеңлләрен үстереште. Әтисе лаеклы ялга киткәч, аның тракторына утырды, вафатыннан соң мулла эшен алды. Көн саен мәчеттән кайтуышлый безгә керә, - ди Мәрзия әби.
    Әйтергә генә ансат - 1964 елдан бирле киленнәр белән яши ул. Улларын бер-бер артлы өйләндерә торалар, шулай туры килә - һәрберсе белән дүрт ел бергә яшәгәч, йорт салып башка чыгаралар.
    - 34 ел инде ул төпчек улым Фиргать һәм киленем Гөлфизә тәрбиясендә гомер кичерәм. Аларга мине кадерләүләре, санлаулары өчен рәхмәтем зур. Тату яшибез. Киленем "әни" дип кенә тора. Үз яхшылыклары үзләренә кайтсын, - ди ихластан. Фотога да аннан башка төшмим диде. Хәер, узган елның көзенә кадәр агроном булып эшләүче улын, фермада сыер савучы киленен эштән чәен куеп, ашарга әзерләп каршылап торган әле ул. Аннан күзе сызлый башлаган, бер ай элек Казанда операция ясатканнар. 100 яшенә җитеп, дәваханәдә беренче мәртәбә дәваланган. Шөкер, хәлен белешеп торучы, сагынып килүче-кайтучы якыннары күп Мәрзия әбинең. 13 оныгы, 26 оныкчыгы, 1 оныгның оныгы бар. Аларның барысының да үзен яратуына чиксез шатлана ул. Без барган көнне дә оныкчыгы Гүзәл әти-әнисе белән кунакка килгән иде. Кочаклап кына тора карт әбисен. Әбиләре дә ярата шул аларны, көтеп ала, барысын да хәтта тавышларыннан таный. Шулай булмый ни, аларның күбесен бит ул үзе дә үстерешкән, никадәр оек-башмак бәйләп киерткән, телеңне йотарлык ризыклары белән сыйлаган. Хәзер бала-оныкларына, кияү-киленнәренә хәер-догада тора. Безне дә ул эшебездә зур уңышлар теләп, күп яза күрмәгез тагын ди "кисәтеп" озатып калды. Биш вакыт намазын калдырмаучы, җәй кызуында да уразасын тотучы кечкенә генә буйлы, кызыксынучан, хәрәкәтчән, җор телле, мөлаем йөзле Мәрзия әбинең бүгенгедәй кадер-хөрмәттә тагын күп еллар яшәвен телибез.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: