Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Зөягә, карлыга, буа-күлләргә зыян салучы буалыларны штрафлар көтә

Җәйге челләдә халык су буена килергә ярата. Бу чорда су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очраклары да арта. Исегезгә төшерәбез, Зөя һәм Карлы елгаларынан алып 200 метр, җирле билгеләнүдәге су объектларыннан (плотиналардан, күлләрдән) 50 метр киңлектәге территория су саклагыч зонага керә. Анда транспорт куярга да, төрле корылмалар ясарга да, шулай ук...

Җәйге челләдә халык су буена килергә ярата. Бу чорда су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очраклары да арта. Исегезгә төшерәбез, Зөя һәм Карлы елгаларынан алып 200 метр, җирле билгеләнүдәге су объектларыннан (плотиналардан, күлләрдән) 50 метр киңлектәге территория су саклагыч зонага керә. Анда транспорт куярга да, төрле корылмалар ясарга да, шулай ук торак салырга да рөхсәт ителми. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягындагы территориаль идарәсе бу уңайдан эш һәм ял көннәрендә рейдлар үткәреләчәген кисәтә.
Су объектларына зыян салучы гражданнарга 3 меңнән 4,5 мең сумгача, вазифаи затларга - 8 меңнән 12 мең сумгача, юридик затларга 200дән 300 мең сумга кадәр штрафлар яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев