Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар карлы-бозлы “юрган” астыннан исән чыга алырлармы?

Белгечләр монысын яз гына күрсәтәчәк, диләр. Әлегә нигездә аларның торышы яхшы

 

“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең үсемлекләрне саклау буенча баш агрономы Николай Вишняков әйтүенчә, үсемлекләрдәге шикәрләр күләме 20-25 процент, тармаклану буынында туфрак температурасы минус 4 градустан 0 градуска кадәр тәшкил итә. Үсемлекләр бу күрсәткеч 5 градус булганнан соң уяначаклар. Аларның торышына ахыргы бәяне вегетация чоры тотрыклы башланганнан соң 10-15 көннән биреп булачак. Ә әлегә алынган монолитлар буенча күзәтүләр аларның  яшәүгә сәләтләре яхшы булуын күрсәтә.

– Кыр шартларындагы нәтиҗәләрне исә бүген фаразлыйсы авыр. Чөнки барысы да  алдагы көннәрдәге һава торышыннан торачак. Рисклар юк түгел. Ике атна саен кырларга чыгып тикшерүләр үткәрәбез, хуҗалыкларны уҗымнарның һәлак булу ихтималы турында кисәтәбез, – ди Николай Вишняков.  “Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлеге начальнигы Радик Ибәтуллин әйтүенчә, “Заря” агрофирмасының Янтуган һәм Мөкерле бүлекчәләрендә  язын кабат чәчү үткәрү ихтималы зур булган кырлар бар инде.

– Аларда уҗымнар боз белән каткан. Кар катламы да юкарак. Бу декабрь аенда бозлы яңгырлар яву белән бәйле. Районның көньяк өлешендә урнашкан хуҗалык кырлары мондый аномаль һава торышыннан күбрәк зыян күргән, – ди ул. Ә уҗымнар өчен сынаулар көздән үк башланган. Хуҗалыкларга орлыкларны коры туфракка салырга туры килгән. Агротехник сроклар саклап, барлык тиешле таләпләр үтәлеп чәчелүгә карамастан, шул корылык аркасында алар берникадәр соңга калып тишелгән.  Шул рәвешле 13700 гектарда  җир куенына салынган уҗымнарның 70 проценты кышлатуга яхшы торышта, калганнары канәгатьләнерлек хәлдә кергән. Инде кар каплаганнан соң алда әйтелгән көтелмәгән сюрпризлар башланган – бер-бер артлы өч тапкыр бозлы яңгыр яуган.

– Беренче яңгырдан соң барлыкка килгән боз катламын барлык кырларда чәнечкеле катоклар ярдәмендә ваттырдык. Артыннан ук диярлек яуган икенчесеннән соң инде шулай калдырырга дигән фикергә килдек, чөнки туфракны артык тыгызлау да файдага түгел, – ди “Коммуна” җәмгыяте директоры Сәлим Даутов.

Бу алымның нәтиҗәлеме-юкмы икәнен дә вакыт күрсәтәчәк. Шундый кырларның берсендә көзге бодайның торышы белән без дә танышып кайттык. 59 гектарлы мәйданда үсемлекләр 40 сантиметр калынлыктагы “юрган” астында. Бер-берсеннән 10 сантиметрлы арада барлыкка килгән ике боз элпәсе калынлыгы   2-3 сантиметр тәшкил итә. Сүз уңаеннан, былтыр кар катламы 10-15 сантиметрга калынрак булган. Радик Ибәтуллин әйтүенчә,  тармаклану фазасында булган үсемлекләргә әлегә бернинди куркыныч янамый.  Алар тынычлык чорында.   Сәлим Даутов сүзләренә караганда, хуҗалыктагы кырларда шикәрләр күләме 24-25 процент тәшкил итә. Март башы өчен бу бик яхшы күрсәткеч.  Биредә алга таба да барысы да көтелгәнчә булачагына, югары уңыш алачакларына өмет итәләр. Ә үзләреннән торганның барысын да тиешенчә эшләячәкләр. Кардан арынган үсемлекләрне саклау, тукландыру өчен техника да, минераль ашламалар да әзерләнә.  Белгечләр боз катламының күпьеллык үләннәргә зыян салу ихтималын да әйтәләр. Алар өшергә һәм кар эрегән вакытта үсемлекләр механик зарарланырга – өзелергә мөмкиннәр.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев