«Әни васыятен дә үтисе калды»
Җирле шагыйрә, язучы Гөлнур Айзат бу көннәрдә укучыларына дүрт китап әзерләп ята.
Шуларның берсе тәмам. Ул - «Җиһаннур» тарихи повесте.
111 битле әсәр басмага чыгаруны көтә. Автор белән әңгәмә - әсәрнең язылу тарихы турында. - Гөлнур Хәлиловна, шатлыклы вакыйгадан башлыйк әле. Сез узган ел Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек булдыгыз. Соң булса да, котлыйбыз! Нинди зур эшләрегез өчен бирелде бу бүләк? - «Баллы кирпеч» әсәремне китап итеп бастырып чыгаргач, берсен Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зайдуллага җибәрдем. Ул укып чыккан, бик ошаткан. Эчтәлеге ягыннан тарихи вакыйгаларга гаять бай әсәр булганы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә тәкъдим итәм, диде. Әсәрне барысы да хуплаганнар. Узган ел октябрь аенда премия Казанда тапшырылды. Бу гына түгел әле, «Баллы кирпеч», «Гармунчы Хатирә», «Саф чишмә» китапларым өчен «Фидакарь хезмәт өчен», «Мәдәнияттагы казанышлар өчен» медальләрен дә тапшырдылар. - Соңгы елларда тарихи әсәрләр, реаль шәхесләр турында язасыз. “Баллы кирпеч”тә кирпеч ясаучы Ибәтулла карт язмышы, яңа әсәрегездә төп герой күп авырлыклар күргән Җиһаннур. Алар турында язарга нәрсә этәрде? - «Баллы кирпеч»не әтием язарга әйтеп калдырган иде. Әманәтне үтәдем. Шул әсәрне язганда әнием бездә, Буада яшәде. Шунда әни: «Кызым, син гел әтиең ягыннан гына кешеләрне язасың. Безнең нәселдә дә китап герое булырлык кеше бар бит. Ул Җиһаннур апаң. Аның язмышы да гыйбрәтле», - диде. Аннан ул Җиһаннур апа турында сөйләгәннәрне дәфтәргә теркәп бардым. Шул рәвешле, Җиһаннур апа турында язу - әни васыяте. Белгән кадәр фактларны барлап язып, интернетка чыгара башладым. Шуннан күреп, миңа Җиһаннур апаның үги кызлары, оныклары яза башладылар. Бик күп мәгълүматны үги кызы Розалия Мөхәммәтҗанова бирде. Үзе дә яшьли ятим калган Җиһаннур апа сигез балалы иргә кияүгә чыккан. Тамак туйдырыр өчен эшләмәгән эше калмаган. Бик авыр тормышлы хатын-кыз. Мин бу әсәрдә төп герой образы аша 1930- 1931 елларда Магнитогорск шәһәренә сөргенгә сөрелгән татар халкының аянычлы язмышын да күрсәтәсем килде. Бу вакыйгаларны сурәтләргә Магнитогорскның бер галиме ярдәм итте. Аның да әти-әнисе сөргендә булып, туганнар каберлегендә ятып калганнар. Ул аның монументын фотога төшереп җибәрде. 30- 40лап фотосурәт тә китапка кертеләчәк. Үзем исән вакытта шушы тарихи повестьне китап итеп бастырып, Җиһаннур апаның балаларына, оныкларына бүләк итәсем килә. - Басмага әзерләнүче калган китапларыгыз турында да беләсе килә. Алар нинди халәттә? - Аларны язам, кире әйләнеп кайтып, тулыландырам. Беренчесе - шигырьләр, җырлар җыентыгы, аңа яңалары өстәлеп тора. Икенчесе - яңа әсәрләрдән торган «Таулар сере» дигән китап. Өченчесе тормыш иптәшем Азат Айзетулловка багышлана. Алдан аны «Бәхеткә юл ярганда» дип атаган идем. Исемен үзгәрттем, «Корыч аргамак» дип куштым. Корыч - авырлыкларга бирешмәүчән, аргамак алдан йөгерүче ат, дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры киләдер, дип уйлыйм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев