Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа аграрийлары: «Коры елда да уңыш алып була»

Моның серен Идел аръягы районнары аграрийлары катнашында “Кыят” җәмгыятендә узган зона семинар-киңәшмәсендә барладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылучы һәм министрның үсемлекчелек буенча урынбасары Дмитрий Яшин җитәкчелек иткән зур сөйләшүләрнең берсенең биредә үтүе юкка түгел – “Кыят” үсемлекчелек өлкәсендә алдынгы хуҗалыкларның берсе. Моңа алар төрле авыл хуҗалыгы культуралары орлыкчылыгын үстерү буенча мәйданчык булдыру, планлы фәннитикшеренү һәм селекция эше алып бару нәтиҗәсендә ирешәләр. Хуҗалык кырларында “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе белән берлектә ел саен Россиянең унбиштән күбрәк фәнни-тикшеренү институтының чәчүлек материалын кулланып тәҗрибә делянкалары чәчелә. Зур мәйданнарга инде сынауны уңышлы узган һәм суыкка, корылыкка чыдамлыгы, авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыгы буенча тупланган сортлар җыелмасы “күчә”. Быел тәҗрибәне төрле культураларның 173 сорты белән үткәрәләр. Шуның 73ен язгы бодай тәшкил итә. Семинарда катнашучылар төп культураларның конкурслы сорт сынавы нәтиҗәләре белән таныштылар. Бу көнне шулай ук агроландшафтлы игенчелек системасын булдыру һәм аны гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды. Аларны хәл итү туфракның су һәм җил эрозиясенә каршы нәтиҗәле көрәшергә, чокырлар таралуны һәм туфракның деградацияләнүен туктатырга, культуралар уңышын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. “Кыят”та туфрак эрозиясен булдырмау максатында урман мелиорациясе эшләре комплексын 1975 елдан бирле алып баралар. Бу өлкәдә ел саен башкарылучы гамәлләрнең проекты булдырылган. Биредә авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрне мелиоратив төзекләндерү буенча комплекслы проект та гамәлгә ашырыла һәм игенчелекнең агроландшафтлы системасы да куллануга алынган. Болар хакында хуҗалык җитәкчесе Владимир Грачев тәфсилле сөйләде. Аның әйтүенчә, “Татмелиорация” тарафыннан эшләнелгән проект нәтиҗәсендә “Кыят”та 350 гектар мәйданда сугарылучы җирләр төзергә, җирне эрозия процессларыннан сакларга, сөрү җирләренең у ң д ы р ы ш л ы л ы г ы н саклап һәм күтәреп, аның продуктлылыгын үстерергә мөмкин булачак. Мелиорация чараларын субсидияләү буенча федераль һәм республика максатчан программалары рәхмәтендә хуҗалык моңа тотылган чыгымнарны 2 ел эчендә капларга планлаштыра. Нәкъ менә мелиорация семинарда фикер алышуның төп темаларның берсе булды. “Приволжскмелиоводхоз” Идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин мелиорацияне үстерүнең гамәлдәге программалары белән таныштырды. Аның әйтүенчә, республикада әлеге программалар хисабына ел сан 5-6 мең гектар сугарылучы җир кертелә. Субсидияләр су сиптерү һәм насоскөч җиһазларына, суүткәргечләр төзүгә, буалар төзүгә һәм капиталь төзекләндерүгә бирелә. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы мелиорация буенча кергән һәр заявканы канәгатьләндерә. Киңәшмә барышында башка белгечләр дә чыгыш ясады. “Россельхозүзәк”нең Татарстан Респубоикасы буенча филиалы җитәкчесе Виталий Новичков “Орлыкчылык турында”гы яңа федераль законның төп таләпләре турында сөйләде, кырларда үсентеләрне карау буенча беренче чиратта башкарылырга тиешле чаралар, үсемлекчелекнең интенсив системаларының туфрак микрофлорасына ничек тәэсир итүе турында аңлатты, сорауларга җаваплар бирде. Филиал белгечләре орлык инкрустацияләүдә, үсемлекләрне саклауда кулланылучы биологик препаратлар, шул исәптән үзләрендә җитештерелүче энтомофаглар белән таныштырдылар. Алда торган көзге чәчүне үткәрү турында да сүз булды. Агымдагы сезонның килматик үзенчәлекләре сортларны сайлауга, чәчүлек материалын әзерләүгә, туфрак эшкәртүгә, көзен үсентеләрне карау эшләренә аерым игътибар бирүне таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев