Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа машина төзү заводына яшьләр килә

Буа машина төзү заводында Александр Морозов һәм Фәнис Сираҗев шундыйлардан.

Икесе дә яңа, заманча станокларда хезмәт куя. Иң яшь станокчы Александр Морозовка 21 яшь кенә әле. Буа ветеринария техникумының эретеп ябыштыручы бүлеген тәмамлаган егет турыдан-туры заводка эшкә килгән. – Монда яшьләрне яхшы укыталар, диделәр. Килгәч, моңа инандым. Эшли башлагач, ярты елдан соң өр-яңа лазер станогы кайтардылар. Остаз беркеттеләр, ул аңарда эшләргә өйрәтте. Ошый, - диде егет. Яңа станок өч төрле функция башкара: эретеп ябыштыра, кисә, чистарта. Соңгысын безгә эшләп күрсәттеләр. Бик нык куркынычсызлыкны һәм төгәллекне таләп итә торган процесс. Тирә-юньдәгеләр каза күрмәсен өчен эчкә кереп эшләргә тимердән махсус зур койма да куйганнар. Лазерның көйдергеч уты йөзәрләгән метрларга җитә. Эшкәртелә торган тимер өслеккә дөрес юнәлеш бирү кирәк. Программасы ничек көйләнүенә карап: җайланма секундлар-минутлар эчендә нык күгәргән өслекне ялт иттерде. Моннан тыш ул типтигез итеп кисә, ялгый. Гади эретеп ябыштыру вакытында тимерне тоташтырган җөй күпереп, ямьсез калса, лазер станогы белән ялгаган урын яссы, тигез була. – Иң мөһиме бу станокта эшәгәндә уяулыкны югалтмаска. Без бүгенге көндә газ җиһазлары детальләре әзерлибез, брак чыкмый. Әйбәт эшләгәч, эштә дә “күтәрәләр”, хезмәт хакы да яхшы, кәнәгать, - диде Александр. Ул барлык яшьләрне эштән курыкмаска өнди. Эше булганда, ашы да бар, дип белдерә яшь белгеч. Әле егет өйләнмәгән, башлы-күзле булгач та Буадан китәргә җыенмый. Сыр ясаучыдан – тимер эшенә Икенче бер цехта чагыштырмача яшь хезмәткәрләрдән саналган Фәнис Сираҗев эшли. Ул моңа кадәр Буа май-сыр комбинатында сыр ясаучы булган. Бирегә аны дусты чакырып китергән, калайны тишә торган яңа станок кайтуын хәбәр иткән. – Ел ярым гына эшлим. Бу штамповкалау җайланмасында эшләргә өйрәттеләр. Компьютерда дөрес параметрлар бирәсең дә җайланма калайны үзе шудырып бара, тигез аралыкта тишеп бара. Бер калайны эшкәртеп бетерергә ярты сәгать вакыт китә, - дип сөйләде Фәнис. Көнгә унлап калай тишеп өлгертә ул. Башкалар кебек атнаның биш көнен эшли, заказ күп булганда шимбә көнне дә бара, артыгын эшләгәч, акчасы да күбрәк чыга, стимул бар икән. Кыскасы, заводта калуыннан ул да кәнәгать. Бу егетләр – тимерне үз иткән көчле кулларына таяна торганнар. Алар яшьтәшләре кебек “озын берлек”, чиста эш эзләп читкә китмәгәннәр, ә туган районында хезмәт куюлары белән бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев