Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында җәнлекләрне, кошларны саныйлар

Яңалык та бар – быел кошларны чаңгы белән йөреп исәпкә алачаклар.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенең Буа районы буенча начальнигы Игорь Иванов белдерүенчә, кышкы маршрут икегә бүленә – кырныкына һәм урманныкына. Икесе бергә дә булырга мөмкин. һәрберсе уртача 10 километр озынлыкта бара. Барлыгы 20 маршрут. Әлеге юл GPS навигаторга алдан ук кертелгән. Белгеч, читкә тайпылмыйча, шуның буенча гына бара. Шул рәвешле хайваннарның эзләрен снегоходларда карап саныйлар, кереп булмый торган урыннарда - чаңгыда. Алдан маршруттагы эзләрне бетереп (затирка) чыгалар, бер тәүлектән килеп, яңалары булса, саныйлар. Бу ысул элеккеге эзләр белән бутамаска ярдәм итә. Ә кошларның исәбен чаңгыларда йө-реп алалар. Бу визуаль рәвештә башкарыла: күрәләр икән – блокнотка теркәп баралар, соңыннан төренә карап санап чыгаралар. Безнең якларда көртлек, кыр тавыгы ешрак очрый. Игорь Юрьевич сүзләренә караганда, урман маршруты буенча якынча күзәтүләр пошиларның, кыр кәҗәләренең берникадәр күбәюен күрсәткән. Шулай ук куяннарның, төлкеләрнең дә. Сусар эзләрен дә очратканнар. – Мондый артым аларның күченеп йөрүләре белән бәйле. Апас, Тәтеш урманнарыннан киләләр, дип фаразлыйбыз. Шуңа быел аучылык урыннарына азыкларны күбрәк куябыз. Бөртек, печән ташыйбыз, уннан күбрәк ашату урыны әзерләдек инде, - диде районның баш аучысы. Беррәттән, ашату урыннарына снегоход белән юллар да салалар. Кат-кат йөреп, кар катламын тыгызлыйлар. Чөнки кар күп, көпшәк. Хайваннарга атлыйсы авыр. Бу уңайдан пошиларга җиңелрәк, аларның аяклары озын. Кыр кәҗәләре чөгендер кырларына чыгып, калдык ризыкларны казып чыгарып тукланалар. Кышкы исәпкә алу 15 мартка кадәр барачак. Аннан алган саннар буенча хайваннарны ауларга квота биреләчәк. Мондый мониторинг хайваннар дөньясының табигатьтәге балансын сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев