Буада бакчаларга бару юллары хәзер уңайлырак һәм куркынычсызрак (+фото)
"Кояшкай" балалар бакчасына илтүче юл хәзер күпкә уңайлырак. Автомобиль юлы янәшәсендә тротуар җәелде. Бу бик уңайлы. Әле күптән түгел генә иртән эшкә җәяүләп ашыгучы әти-әниләр, автомобиль агымыннан куркып, балаларын күпкатлы йортлар ишегаллары аша озаталар иде. Балаларын "Ромашка" бакчасына йөртүче әти-әниләр исә янәшәдә җәяүле аркылы чыгу урыны ясалуга сөенеп бетә алмый....
"Кояшкай" балалар бакчасына илтүче юл хәзер күпкә уңайлырак. Автомобиль юлы янәшәсендә тротуар җәелде. Бу бик уңайлы. Әле күптән түгел генә иртән эшкә җәяүләп ашыгучы әти-әниләр, автомобиль агымыннан куркып, балаларын күпкатлы йортлар ишегаллары аша озаталар иде.
Балаларын "Ромашка" бакчасына йөртүче әти-әниләр исә янәшәдә җәяүле аркылы чыгу урыны ясалуга сөенеп бетә алмый. Бакчага килеп җиткәч тә, баласын җитәкләп, Ефремов урамын аркылы чыга алмыйча аптырыйлар иде алар. Күптән түгел кисәтүче сигнал белән юлны җәяүле аркылы чыгу урыны ясалды һәм ике яклап "ятып торучы полицейскийлар" да урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев