Буада чыршы базары ачылды (+фото)
"Тургай" сәүдә йорты каршында чыршы базары эшли башлады. Әлегә кадәр читтән китерелгән урман сылуларын саталар. "Буа-лес" хуҗалыгы начальнигы Сергей Кириллов сүзләренә караганда, бүген-иртәгә үзебезнең Буа чыршылары да сатуга чыга. Бәясе биеклегенә карап 250 сумнан башлана. Иң зурысы - 6 метрлы. Узган елларда көнгә 50 данә чыршы сатылган. Базар 31 декабрь...
"Тургай" сәүдә йорты каршында чыршы базары эшли башлады. Әлегә кадәр читтән китерелгән урман сылуларын саталар. "Буа-лес" хуҗалыгы начальнигы Сергей Кириллов сүзләренә караганда, бүген-иртәгә үзебезнең Буа чыршылары да сатуга чыга. Бәясе биеклегенә карап 250 сумнан башлана. Иң зурысы - 6 метрлы. Узган елларда көнгә 50 данә чыршы сатылган. Базар 31 декабрь көнне дә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев