Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада яшь белгечләргә 50шәр мең сум бирделәр

Район башлыгы Ранис Камәртдинов аларга сертификатларны август конференциясендә тапшырды, укытучы гаиләләрне дә котлады.

Яшь укытучыларны, тәрбиячеләрне стимуллаштыру чаралары бу гына да түгел әле – бер ел дәвамында район бюджетыннан хезмәт хакына 5 мең сум өстәп түләнәчәк. Моңа кадәр бер тапкыр бирелүче сумма 20 мең сум тәшкил итә иде. Районның мәгариф өлкәсенә кагылышлы төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская Ранис Рәфис улына яшь укытучыларны районга тарту мәсьәләсен хәл итүдә ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, соңгы биш елда 46 яшь белгеч кайткан. Быелгыларын – төрле мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләячәк Дарья Шленкинаны, Анастасия Добриденьны, Айгөл Алиеваны, Светлана Карпованы, Зилә Садыйкованы, Алсу Н и г ъ м ә т җ а н о в а н ы , Алинә Касыймованы, Александра Аляеваны, Чулпан Нуретдинованы, Надежда Ярхунованы, Раилә Тарамасованы, Диана Тимеркинаны, Азат Аитовны өлкән коллегалары, һәрвакыттагыча, алкышлап сәламләде. Шулай ук – хезмәтләрендә зур уңышка ирешкәннәрне, педагогика ветераннарын да. Гаилә елында иң күңеллесе – мәгарифкә озак еллар парлап хезмәт итүче гаиләләрне тәбрикләү булгандыр. Театр сәхнәсе түренә кулга-кул тотынышып Янтуганнан Василә һәм Рәфис Арифуллиннар, Буадан Светлана һәм Александр Давыдовлар, Ирина һәм Сергей Караваевлар, Людмила һәм Александр Кузьминнар, Гүзәлия һәм Марат Мингалиевлар, Евгения һәм Александр Коруновлар, Протопоповодан Луиза һәм Петр Ляукиннар, Адав-Толымбайдан Эльмира һәм Индус Вильдановлар, Боерганнан Наталия һәм Иван Малышевлар, Югары Лашчыдан Светлана һәм Сергей Григорьевлар, Яңа Чәчкаптан Айсылу һәм Ирек Солтановлар күтәрелделәр. Ә районда бер һөнәрне икесенә бүлүчеләр 48 гаилә. Аларга һәм барлык укытучыларга теләкләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Буа якташлыгы” президенты Ирек Закиров та җиткерделәр. Ирек Мөнир улы өч укытучыга аерым бүләкләрен дә тапшырды. Бу көнне Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллин да кайткан иде. Август конференциясенең беренче өлешендә мәгариф министры, район башлыгы белән бергә “Галстукларсыз сөйләшү” дип исемләнгән очрашуда бердәм дәүләт имтиханнарында югары б аллар җыйган чыгарылышларның сорауларына җаваплар бирделәр, үз тормышларыннан мисаллар китерделәр, киңәшләрен җиткерделәр. Өлкәннәр аларны иң беренче чиратта тырыш, максатчан, игелекле булырга өндәделәр. Кунаклар бу көнне “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында булачак беренчеләргә букчалар да тапшырдылар. Күңелле моментлар җитди сөйләшүләр белән үрелеп барды. Пленар өлеш Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның видеочыгышы белән башланып китте. Министр бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укытутәрбия өлкәсендәге яңалыклар, өстенлекле мәсьәләләр хакында сөйләде, яңа уку елы белән котлады. Район мәгариф өлкәсендә 2023-2024 уку елында ирешелгәннәр, яңасына планнар, укучыларның олимпиадаларда активлыгы, 9, 11 сыйныфларны тәмамлаучыларның төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру нәтиҗәләре белән Наталья Македонская таныштырды. Имтиханнарга килгәндә, быел да чыгарылышлар арасында аттестатсыз калучылар юк. Унберенчене тәмамлаучылар арасында югары баллар җыючылар арткан. Шулай ук 8 предмет буенча баллар былтыргыга караганда югарырак. Илсур Һадиуллин әле шуңа да карамастан, баллар республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк булган предметлар булуын әйтте. Аларны арттыру өстендә эшләргә чакырды. Район мәгариф эшчәнлегендә уңай мисалларны да атады. Шуларның берсе – милли тәрбия бирү. Ранис Камәртдинов үз чыгышында кадрлар, мәктәпләрнең матдитехник базасын ныгыту, өстәмә белем бирү, балаларның ялын оештыру мәсьәләләренә, олимпиада хәрәкәтенә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев