Буалылар, "Сезнең гаиләнең иң бәхетле мизгеле" конкурсантлары өчен тавыш бирегез
"Байрак", "Знамя" газетасы, аның сайты 15 май - Гаилә көне уңаеннан сайтның укучылары арасында бәйге игълан иткән иде. Конкурска барлыгы өч гаилә электрон адреска үзенең фотосы белән язма салды. Катнашырга теләүчеләр саны аз булганга, аларның барысы да тавыш бирүдә катнашачак. Ә тавыш бирү 18 майда көндезге 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Хөрмәтле...
"Байрак", "Знамя" газетасы, аның сайты 15 май - Гаилә көне уңаеннан сайтның укучылары арасында бәйге игълан иткән иде. Конкурска барлыгы өч гаилә электрон адреска үзенең фотосы белән язма салды. Катнашырга теләүчеләр саны аз булганга, аларның барысы да тавыш бирүдә катнашачак. Ә тавыш бирү 18 майда көндезге 12.00 сәгатьтә тәмамланачак. Хөрмәтле укучыларыбыз, кайсы гаиләгә үз симпатиегезне белдерәсез, шулар өчен тавыш бирүегезне һәм аның таләпләрен бозмавыгызны сорыйбыз. Җиңүче парны бүләк көтә.
Карлы авылында күп балалы Люция һәм Рөстәм Баһаветдиновлар конкурска балалары Рамилә белән Салаватка иптәшкә кечкенә Сәйдәне алып кайткан мизгелне җибәргәннәр. Люция белән Рөстәм икесе дә Карлыдан. Мәктәптә укыганда да бер партада утырган классташлар. 18 ел инде төп йортта каенанасы Мөслимә апа белән тату гомер кичерәләр. Рамилә йөзәргә, биергә ярата, ә Салаватта оста йөзә, өздереп гармунда уйный. Люция һөнәре буенча педагог, Рөстәмнең үз шәхси эше бар.
Буадан Ландыш һәм Илнур Хәсәновлар конкурска кызлары Илина белән икенче балалары Рамазанны "алып кайту" мизгелен күрсәткәннәр. Ландыш белән Илнурның танышу тарихы да кызыклы. Кыз эштә вакытта ике егет кибеткә керәләр дә, шаярталар, Ландышның мөлаем елмаюы аларның берсен битараф калдырмый. Илнур Ландышны эштән каршылаячагын әйтә. Тик килеп чыкмый. Икенче көнне телефон номерын сорап килә, Ландыш аны бирергә ашыкмагач, барыбер кичкә кадәр аны беләчәген, тик инде шул вакыт кызга очрашуга чыгарга туры киләчәген әйтә. Шул көннән алып, шаяртулар чын мәхәббәткә әверелә.
Шакирҗановлар гаиләсе беренче шатлыклары - улларының туган көнен бәйрәм итә мизгелен сайлап җибәргәннәр Хуҗабикә Альбина тормыш иптәше Раил белән танышу мизгелендә әлләни романтика булмавы турында яза. Аларны уртак дуслары таныштыра. Яшьләр бер-бесен бер күрүдә ошаталар. Өч елдан соң өйләшешеп, гаилә коралар. Танышу мизгелен еш искә төшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев