Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта әбиләргә өр-яңа тегү машиналары көйләп биргәннәр

“Җырлап” торучы әлеге электр тегү машиналарында эшли белүче өлкәннәр хәзер зур гаиләдә иң кирәкле кешеләргә әверелделәр.

 

Кемнең чылбыры аерылган, кемнең күлмәген, чалбарын кыскартырга, апалар ялындырмыйча  эшләп бирәләр. Ә Сабантуй җитәрәк алар бик илһамланып борынгы изүләр ясадылар. Быел, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында, бәйрәмгә барганда киемдә иң матур милли атрибут булды алар. Баксаң, әле тегү әбиләр өчен кул эше генә түгел, күңел тынычландыргыч шөгыль дә икән.

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның  социаль эш буенча белгече Данирә Гыйльфанова “Татнефть” хәйрия фонды игълан иткән “Шәфкатьлелек энергиясе” конкурсына үз проектын тәкъдим иткәндә әнә  шундый нәтиҗәне күзаллаган да иде. Аның “Үзем иҗат итәм” дип аталган эше номинацияләрнең берсендә җиңү яулады да. Грант акчасына интернат-йортка өр-яңа тегү машиналары сатып алдылар. Арада биш өлкән хатын-кызның тегү эшенә һәвәслеген алдан ук белә иде социаль белгеч. Алар машиналар артына утырдылар да. Бинада “тегү цехы” өчен бик якты бүлмә дә табылды. Шулай ук әбиләр белән мастер-класслар үткәрерлек, кирәк икән киңәш белән, акчалата ярдәм күрсәтерлек партнерлар да барланды.

Кыскасы, бүген интернат-йортта “келтер-келтер” электр тегү машиналары гүләвен ишетсәгез, аптырап калмагыз, бу -  тегүче әбиләр, “өйдәшләренә” тегүче хезмәте күрсәтәләр һәм күңелләренә тынычлык, рәхәтлек алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев