Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Минем яраткан укытучым” бәйгесенең икенче этабы нәтиҗәләре билгеле. Өченчесендә кемнәр катнаша?

Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның икенче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Газизова - 594, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гыйниятуллина - 729, Иске Суыксу авылы мәктәбе укытучысы Илсөяр Җаббарова - 689, 2 номерлы лицей...

Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның икенче этабында катнашучы педагоглар өчен тавыш бирү тәмамланды. Анда шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Диләрә Газизова - 594, Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Гыйниятуллина - 729, Иске Суыксу авылы мәктәбе укытучысы Илсөяр Җаббарова - 689, 2 номерлы лицей укытучысы Гүзәлия Җәләлова - 809, шәһәрнең 5 номерлы гимназиянең инглиз теле укытучысы Гүзәл Иванова - 203 "лайк" җыйдылар.

Шулай итеп җиңүче 2 номерлы лицей укытучысы Гүзәлия Җәләлова булды. Котлыйбыз!

Өченче этапта Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Давыдова, Югары Лашчы авылы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Зиннәтуллина, ветеринария техникумының татар теле һәм рус теле укытучысы Гөлнара Латыйпова, шәһәрнең 1 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тамара Мартынова, 2 номерлы лицей укытучысы Наҗия Мөхәммәтҗанова катнашалар.

Тавыш бирү 5 октябрь көнне көндезге 12 сәгатьтә тәмамланачак.

Яраткан педагогыгыз өчен тавыш бирегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев