Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрнең Комсомол урамында Әлфия апа Әнвәрованың һәр иртәсе җимлекләргә җим салудан башлана

86 яшьлек апа утыз еллар инде кошлар ашата. Ул моны савап өчен эшли.

 

 

- Шикәр заводында эшли идем әле. Кышкы салкын көннәрнең берсендә ишек алдында азык эзләп очучы кошларга игътибар иттем, аларны жәлләп, бөртек чыгарып сиптем. Көндәлеккә кереп китте бу шөгыль. Кошлар да көннән-көн күбрәк очып килделәр, - ди үзе.

Кошларга сибү өчен көнбагыш, тары ярмасы, бодай сатып алуга ай саен пенсиясеннән 6-7 мең сумлык өлеш чыгара ул. Азыкны, телефон аша шалтыратып, йә кибеткә, йә фермерга заказ биргәч, өйгә китереп бирәләр икән. Шушы көннәрдә генә ике мең ярым сумга төргәктәге тары ярмасы, бер мең сумга бер капчык көнбагыш китерткән. Беткәннән беткәнгә заказ биреп кенә тора. Сары песнәкләргә, чыпчыкларга җәннәт инде. Күгәрченнәр дә сыйдан баш тартмый. Кар басып китеп урманда азык табу кыенлашканнан соң аларның саны тагын да арта.

– Иң күп файда китерүчеләр арасында песнәкләргә тиңнәр юк диярлек. Алар башка кошлар әйләнеп тә карамаган зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, шул сәбәпле табигатьне чистарталар, - ди Әлфия Зарифулла кызы.

Иртәнге якта кошлар ияләшкән вакытка чыгып өлгермәсә, очып килеп, “без монда” дигәндәй, апаның икенче катта урнашкан квартиры тәрәзәсенә бәреләләр икән. Бервакыт өйдән чыгып, урам буйлап барганда үзем игътибар да итмәдем, тормыш иптәшем Рифкатъ: “Чыпчыклар чикылдашып сине өерләре белән тыкрыкка кадәр озаттылар бит, дип шаккаттырды”, -дип искә ала хуҗабикә. Ни кызганыч, берничә ел элек Рифкатъ абый да бакыйлыкка күчкән.

– Ул миңа һәрвакыт кошларны ашат, аның әҗер-савабы күп. Алар кышкы айларда салкыннан туңып түгел, ачлыктан үләләр дия иде, - дип Әлфия апа үзен җылылык, сагыну хисләре белән искә ала.

Шуңа кошкайларга бөртек сипкәндә бу чүмечтәге Рифкатънеке, монысы дөньядан вакытсыз киткән кызым Резедә өлеше, монысы үземнеке, дип кабатлый. Өйдән берничә көнгә кая булса да китәргә туры килгән очракта, кошлар турында кайгыртуны йорт буенча өлкән Лариса Юманова, я башка күршеләр үз өсләренә ала. Балконы да, коридордагы әрҗәсе дә бөртек белән тулган. Күңеле изгелектә булганга Ходай да сәламәтлек бирә үзенә. Үз кирәген үзе юллап тора. Аның үрнәгенә иярүчеләр шактый. Күптән түгел туган ягы Тәтеш районының Әтрәч авылына кайтып килде. Анда яшәүче 88 яшендәге бертуган апасы Альбина районда чәчәкләр үстерү буенча танылган кеше. Ул да сеңелесе үрнәгендә бакчасына очып килгән кошларга җим сибә башлаган. Апасының: “Алар белән аралашканнан соң үзеңне бәхетле итеп хис итәсең. Әлеге шөгыль күңелгә рәхәтлек, тынычлык китерә, борчу-мәшәкатьләрне оныттыра” - дигән сүзләре Әлфия апа йөрәгенә сары май булып яткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев