Байрак
  • Рус Тат
  • Космовский отряды

    Буаның үзәк урамнарының берсенә исеме бирелгән Космовскийның безгә ничек катнашы бар соң? Турыдан-туры! Иван Сергеевич җитәкләгән отряд 1917-18 елларда Буа өязендә һәм шәһәрендә совет властен урнаштыруда катнашкан. Якташыбыз, кызыл командир Михаил Константинович Воронцов аның турында истәлекләр калдырган. "439 номерлы Сембер полкы командиры Иван Сергеевич Космовский ил өчен авыр елларда Буа...


    Буаның үзәк урамнарының берсенә исеме бирелгән Космовскийның безгә ничек катнашы бар соң? Турыдан-туры! Иван Сергеевич җитәкләгән отряд 1917-18 елларда Буа өязендә һәм шәһәрендә совет властен урнаштыруда

    катнашкан. Якташыбыз,

    кызыл командир Михаил

    Константинович Воронцов аның турында истәлекләр

    калдырган.

    "439 номерлы Сембер полкы командиры Иван Сергеевич Космовский ил өчен авыр елларда Буа һәм Алатырь өязләрендә пар-тизанлык хәрәкәтләре оештырды һәм аларга җитәкчелек итте. Аның батальоны Буаны алуда да катнашты. 1918 елда Космовский өяздә революциягә каршыларны, кулак-эсерлык чыгышларын ликвидацияләүнең башында торып, көнчыгыш фронт отрядларын формалаштырды. Ул Муравьев баш күтә-рүен бастыруда зур өлеш кертте.

    Буа өязе партия оешмасы ирекле керүчеләрне туплап, Иван Космовский кул астында зур отряд оештырды һәм аны Сембергә җибәрде. Анда ул 1нче Сембер эшче коммунистлар полкына кертелде һәм аның беренче батальоны булды. Полкның командиры - Иван Космовский. Полкка Буа өязендә совет властен торгызырга дигән боерык бирелде. Ул чакта биредә вакытлыча хөкүмәт власте урнашкан һәм анда хәрби начальник, аның командасы, жандармнар, акгвардиячеләр хакимлек итә иде. Шәһәрдә безгә С. Нахтормин, В. Телегин, В. Кирпичников, Ф. Глухов, П. Луценко кушылдылар. Алдан Буадан чигендек. Шомыршы һәм Алатырь урманнары аша Алатырьга чаклы бардык. Анда безнең отрядлар җирле халык, солдатлар белән тулыландырылды. 1918 ел-ның июлендә яңадан Буага килдек һәм акгвардиячеләрне куып чыгардык. Алар Сембергә һәм Казанга качтылар. Шәһәрдәге төрмәдән сәяси тоткыннарны-революционерларны азат иттек. Митинглар үткәрдек. Отрядтан ике каравыл ротасы оештырдык һәм Советның өяз съездын уздырдык. Анда өяз Советының беренче рәисе итеп Иван Кузьмич Скрипин сайланды, Иван Сергеевич Космовский - Советның әгъзасы.

    Буага Иделдән, Тәтеш ягыннан иптәш Мороз җитәкчелегендәге отряд килде. Без берләштек һәм Шихраны, Тюрьлема, свияжск юнәлешендә киттек.

    Иван Космовский 1919 ел-ның августында Паромоново хуторы астында тигезсез бәрелешләрдә һәлак булды. Шунда минем бертуганым Николай Константинович Воронцов та башын салды...

    Михаил Воронцов Буа өязе, Помаевка волостеның Зур Чилим авылында туган, крестьян-батрак улы. Гражданнар сугышы вакытында үзе теләп Иван Космовский җитәкчелек иткән партизан отрядына керә. Аннары Кызыл Армиянең эшче-крестьян отрядларына кушылып, взвод командиры вазифасында 1922 елга кадәр сугышчан операцияләрдә катнаша. Кызыл Армия сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң ул милиция һәм прокуратура органнарында эшли - волость милициясе начальнигы, элеккеге Буденовск һәм Буа районнары опервәкиле һәм халык тикшерүчесе булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында Буа район хәрби комиссариатында взвод командиры вазифасында фронтны тулыландыруда актив катнаша. Шәһәрнең Бебель урамында, 15 номерлы йортта яши. 1968 елдан 1975 елгача ведомстводан тыш сак бүлегендә хезмәт куя.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: