Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моны белү файдалы

Ни өчен туннар бер кышта туза? Гастрольләргә чыккан сату-күргәзмәләрдән сатып алыргамы-юкмы?

"Буа районы Теңкәш авылында яшәүченең Удмурдстаннан килгән ярминкдә сатып алган 40 мең сумлык норка туны берничә айдан туза башлады. Нурвахит авылында яшәүче хатын-кыз Краснодар ягыннан килгән сатучылардан 41 мең сумлык кыйммәтле мехлы тун алып калган иде. Беркүпмедән соң ул, саклап кына киюгә карамастан, аерылып төште. Тәтешле хатын-кызның Яшел Үзәннән килгән...


"Буа районы Теңкәш авылында яшәүченең Удмурдстаннан килгән ярминкдә сатып алган 40 мең сумлык норка туны берничә айдан туза башлады. Нурвахит авылында яшәүче хатын-кыз Краснодар ягыннан килгән сатучылардан 41 мең сумлык кыйммәтле мехлы тун алып калган иде. Беркүпмедән соң ул, саклап кына киюгә карамастан, аерылып төште. Тәтешле хатын-кызның Яшел Үзәннән килгән ярминкәдә сатып алган кайры туны чын мәгънәсендә таралып китте. Аның райондашының Нальчик шәһәреннән килгән сату-күргәзмәдән сатып алган норка тунының тиресе нык, әмма теккән җепләре эчерек булып чыкты. Ульяновск шәһәреннән килгән сатучылардан буалы хатын-кыз алган күн итекне ике-өч киюгә материалы куллануга яраксыз икәнлеге ачыкланды. Товарларның барысын да алмаштыру яисә акчасын кире кайтару гасыйп булды".
Әлеге статистика Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибулллинның эш дәфтәреннән. Сыйфатсыз туннар, итекләр барысы да килеп сәүдә итүче сату-күргәзмәләрдән алынган. Бу очракта яраксыз товарны алмаштыру яки акчаны кире кайтару да билгеләнгән 14 көн эчендә башкарыла алмый, чөнки иң беренче сәяхәтче сатучыларны эзләп табарга кирәк.
Шулай да кыен хәлгә калмас өчен килеп сатучылардан товар сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Рөстәм Хәбибуллин түбәндәгеләрне киңәш итә:
-Алар кулланучы киң реклама һәм түбән бәяләр белән "яулыйлар". Арзанлыкка шикләнеп карарга кирәк. Сату-күргәзмәләр бер-ике көн торалар да китеп баралар. Бу очракта товарның сыйфатсызлыгы ачыкланганда аны кире кайтару, алмаштыру мәшәкате бермә-бер арта. Шуңа күрә дә сатып алырга җыенган товар турында барлык мәгълүматны белешегез. Аның үз билгеләнүен раслаучы документны сорагыз. Бәяләр, сатып алу, кредит бирү шартлары, зурлыгы, аны түләү графигы рус телендә язылырга тиеш. Товарның гарантия срогы, куркынчысыз куллану кагыйдәләре, шартлары,куллану срогы белән дә кызыксыныгыз. Сатучының адресын, фирма исемен язып алыгыз, сатып алу фактын, товарның бәясен раслаучы документ сорарга да онытмагыз. Ахыр чиктә, товар сыйфатсыз булганда, килеп сатучылар вакытлыча арендалаган учреждениедән сатучы турында мәгълүматны, аның юридик адресын алып язмача дәгъва белдерергә була.
Кулланучы хокукларын яклау, мәгълүматлаштыру, консультация алу кирәк булса, Буа шәһәре, Космовский урмаы, 31 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертына мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон: 3-52-81.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Буа районы Теңкәш авылында яшәүченең Удмурдстаннан килгән ярминкдә сатып алган 40 мең сумлык норка...