Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моны белү файдалы

Нинди очракта товар яңасына алыштырыла ала

Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә. "Телефон сатып алдым һәм инде өченче тапкыр ремонтка бирдем. Кибетче аны ничә тапкыр ремонтка җибәрә ала? Телефонның әле гарантия вакыты чыкмаган, шуңа да мин аны яңасына алыштыруларын...


Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә.
"Телефон сатып алдым һәм инде өченче тапкыр ремонтка бирдем. Кибетче аны ничә тапкыр ремонтка җибәрә ала? Телефонның әле гарантия вакыты чыкмаган, шуңа да мин аны яңасына алыштыруларын телим. Шуны таләп итә аламмы?
И. ВАСИЛЬЕВ.
Буа шәһәре".
- Гарантия срогы чорында Сез алыштыруны таләп итәргә яисә сыйфатсыз товар сату-алу килешүе үтәлешеннән баш тартырга (ягъни акчаны кире кайтаруны сорарга) хокуклы. Закон тарафыннан гарантияле ремонт исәбе билгеләнмәгән һәм бу мөһим дә түгел. Сыйфатсыз товар сатып алганда, әгәр дә аның кимчелеге сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, Сез үз сайлавыгыз буенча ("Кулланучы хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе законының 18 маддәсенең 1 пункты) гарантияле ремонт, ягъни товарның җи-тешсезлеген түләүсез бетерүне таләп итә аласыз. Бу биш таләпнең берсе, ә Сез үз сайлавыгыз буенча һәм сайлауның сәбәбен әйтмичә генә теләсә нинди таләп куя аласыз. Моны гарантия срогы чорында эшләргә мөмкин. Әгәр дә әлеге гарантия вакыты күрсәтелмәгән булса - 2 ел дәвамында. Бу очракта инде сатучы түгел, ә Сез товарның кимчелеге сатып алынганга кадәр яисә әлеге моментка кадәр булган сәбәпләр аркасында барлыкка килүен дәлил-ләргә тиеш булачаксыз ("Кулланучы хокукларын яклау турында"гы РФ законының 19 маддәсенең 5 пункты).
Товарның җитешсезлеген бетерү срогы 45 көннән артмаска тиеш. Төзекләндерү барышында аларның килешүдә билгеләнгән срокта бетерелә алмавы ачыкланганда, яклар яңа срок турында килешү төзи ала.
"Хатыныма алтын йөзек сатып алдым. Әмма ул үлчәме буенча туры килмәде. Аны алмаштыра аламмы?
В. САБИРОВ.
Буа шәһәре"
- Кызганычка каршы, Сез моны эшли алмыйсыз. "Кулланучы хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе законының 25 маддәсендә сыйфаты туры килүче азык-төлек булмаган товарларны алыштыру кагыйдәләре күрсәтелгән. Алыштыру мөмкин булмаган товарлар Исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана. Сез сатып алган товар кыйммәтле металлдан һәм ул әлеге Исемлеккә керә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайтны укучыларның товарны алыштыруга кагылышлы сорауларына җавапны Татарстан Республикасы Дәүләт ал...