Байрак
  • Рус Тат
  • Шикәр заводы бистәсе мунчасының ишеген ачканнар

    "Мунчаның ишекләре ачылган, анда нәрсәдер эшлиләр", дип хәбәр иттеләр шул тирәдә яшәүчеләр редакциягә. Үз чиратыбызда, шикәр заводы мунчасында нинди эшләр баруын белешергә теләп, предприятие директорының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, ялланган эшчеләр мунчаның эчен чистартып чыгарганнар. Мунча газ ягып җылытуга күчереләчәк. Шуның өчен аерым пар...


    "Мунчаның ишекләре ачылган, анда нәрсәдер эшлиләр", дип хәбәр иттеләр шул тирәдә яшәүчеләр редакциягә. Үз чиратыбызда, шикәр заводы мунчасында нинди эшләр баруын белешергә теләп, предприятие директорының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дания Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, ялланган эшчеләр мунчаның эчен чистартып чыгарганнар. Мунча газ ягып җылытуга күчереләчәк. Шуның өчен аерым пар казаны бинасы салырга кирәк булачак. Аңа бәйле документлар рәсмиләштерелеп беткәч, төзү эшләре башланачак. Кыскасы, мунча ишеген ачканнар, тик вакытлыча гына.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим