Байрак
  • Рус Тат
  • Яңа үрнәктәге полисны ничек алырга?

    "Медицина иминиятләштерү полисын алу өчен алдан электрон язылырга ки-рәк, дип ишеттем. Полис алу озак вакыт таләп итәме, кулыңда нинди документлар булу шарт? Әлегә аның иске үрнәктәгесе гамәлдәме? Гөлназ КАМАЛОВА. Буа шәһәре." Әлеге сорауга "Ак Барс-Мед" иминият-ләштерү компаниясенең Буадагы филиалы директоры Елена ӘХМӘТҖАНОВА җавап бирә: -Иминиятләштерү полисларының яңа үр-нәктәгеләрен алырга теләүчеләр...


    "Медицина иминиятләштерү полисын алу өчен алдан электрон язылырга ки-рәк, дип ишеттем. Полис алу озак вакыт таләп итәме, кулыңда нинди документлар булу шарт? Әлегә аның иске үрнәктәгесе гамәлдәме?
    Гөлназ КАМАЛОВА.
    Буа шәһәре."
    Әлеге сорауга "Ак Барс-Мед" иминият-ләштерү компаниясенең Буадагы филиалы директоры Елена ӘХМӘТҖАНОВА җавап бирә:
    -Иминиятләштерү полисларының яңа үр-нәктәгеләрен алырга теләүчеләр аны тү-бәндәге тәртиптә ала алалар - кабул итү-гә тәүлек әйләнәсе 8-800-500-03-03 телефон номеры буенча, www akbarsmed сайтында "Кабул итүгә электрон язылу" хезмәте аша һәм тере чират буенча. 14 яшькә кадәрге балаларга - туу турында таныклык, баланың законлы вәкиле булуын (мәсәлән, әти-әнисе) раслаучы документ һәм СНИЛС (булганда), ИНН, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга - паспорт, яше җитмәгәндә баланың законлы вәкиле булуын (мәсәлән, әти-әнисе) раслаучы документ, СНИЛС (булганда), ИНН, 18 яшьтән олыракларга - паспорт һәм СНИЛС (булганда), ИНН булу шарт. Страховкаланучы затларга полисның ис-ке үрнәктәгесе урынына яңасын алганчы мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын рәсмиләштерүне раслаучы вакытлыча таныклык бирелә. Аның нигезендә страховкаланучы затларга медицина учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтелә. 30 көн эчендә яңа үрнәктәге полис бирелә. Иске үрнәктәге полисларны алмаштыру вакыты әлегә чиклән-мәгән.
    Иске үрнәктәге полислар белән медицина ярдәме күрсәтүдә сораулар килеп туганда 8-800-500-03-03 номеры буенча түләүсез шалтыратып яисә Буа шәһәре, Ефремов урамы, 133 йортта урнашкан "Ак Барс-Мед"ның Буа районы һәм шәһә-рендәге филиалына мөрәҗәгать итеп белешергә була.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: