Знамя
  • Рус Тат
  • Кабак бәлеше рецепты

    «Татар халык ашлары» китабыннан кабак бәлеше рецепты тәкъдим итәбез

    Кирәкле ингредиентлар: әче камыр – 400 г. Эчлек өчен: кабак – 700 г, дөге – 100–150 г, йөзем – 80 г, атланмай – 120 г, тәменчә тоз, шикәр комы – 100–150 г.

    Эш барышы: Эчлек әзерләү: кабакны урта­лай ярып, орлыкларын алабыз, кабыгын әрчеп, вак шакмаклап турыйбыз. Тоз сибеп бераз тотканнан соң, тишекле чүмечкә салып, суын саркытабыз. Бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем кушып болгатабыз.


    Әче камырны 2 кисәккә бүлеп, зуррагын җәябез һәм табага куябыз. Эчлек салып, аңа эретелгән май сибәбез. Камырның кечерәген, җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз да кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. Өстенә атланмай, он һәм шикәр комыннан ясалган валчык сибәбез. 180°С кызулыктагы мичтә 50–60 минут пешерәбез.


    Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


    Иң кызыклы язмала Тулырак: https://intertat.tatar/news/cooking/27-07-2020/kabak-b-leshe-retsepty-5757585

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: