Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Буада рус теленнән БДИдә 100 балл җыючы бар!

Ул шәһәрнең 2 номерлы лицее чыгарылышы Анастасия Майорова. Кыз бу фәнне "су кебек эчүен" олимпиадаларда җиңүләр яулап, күп мәртәбәләр раслады инде. Ул физиканы да яхшы белә. Моның өчен аны Мәскәүдә академик Роальд Сәгъдиев шәхсән үзе бүләкләде - ноутбук тапшырды. Аның сыйныфташы Анна Насейкина бик азга гына калышып, 98 балл җыйды....


Ул шәһәрнең 2 номерлы лицее чыгарылышы Анастасия Майорова. Кыз бу фәнне "су кебек эчүен" олимпиадаларда җиңүләр яулап, күп мәртәбәләр раслады инде. Ул физиканы да яхшы белә. Моның өчен аны Мәскәүдә академик Роальд Сәгъдиев шәхсән үзе бүләкләде - ноутбук тапшырды. Аның сыйныфташы Анна Насейкина бик азга гына калышып, 98 балл җыйды. Ул берничә ел рәттән рус әдәбияты буенча район олимпиадасында җиңеп килде. Экология, география белән кызыксына. Кызлар имтихан бирү өчен мәҗбүри фәннәрдән тыш җәмгыять белемен һәм физиканы сайладылар. Соңгысыннан БДИне иртәгә тапшырачаклар.
Район чыгарылышларының барысы да рус теленнән имтиханны уңышлы тапшырдылар - чик бусаганы уздылар. Тагын 5 укучы 90 һәм аннан югарырак балл тупладылар. Район буенча уртача балл 66га тиң.

Рәсемдә: сулдан уңга Анастасия Майорова һәм Анна Насейкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев