Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Ел саен ярдәмен тоябыз

Безнең Норлат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы шушы авылда туып-үскән, бүген "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятен җитәкләүче Рәшит Шәйхетдиновның булышлыгын даими тоеп яшәве белән бәхетле. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнгә түгел, күңеле кушканга эшли ул моны. Ел са-ен чыгарылыш укучыларын, беренче сыйныфка керүчеләрне бүләкләп шатлык өләшә. Яңа ел, башка бәйрәмнәрдә дә...


Безнең Норлат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы шушы авылда туып-үскән, бүген "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятен җитәкләүче Рәшит Шәйхетдиновның булышлыгын даими тоеп яшәве белән бәхетле.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнгә түгел, күңеле кушканга эшли ул моны. Ел са-ен чыгарылыш укучыларын, беренче сыйныфка керүчеләрне бүләкләп шатлык өләшә. Яңа ел, башка бәйрәмнәрдә дә шулай ук. Иң зур рәхмәтебез - инде егерме елдан бирле якты, җылы, матур мәктәптә эшләвебез, укуыбыз өчен. 1995-96 уку елында ябылу алдында торган уку йортына "җан өрде" ул. Капиталь ремонт-латты, ашханә, котельный төзетте. Төзекләндерү эшләре ел саен диярлек булып тора. Быелгы уку елында мәктәпнең фасадын, коймаларын, диварларын буяу өчен буяулар кайтартты - барысы да өр-яңага әйләнде.
Мәчеткә дә булышып тора ул. Былтыр түбәсен алмаштырдылар. Бүген элеккеге балалар бакчасы бинасында ремонт бара. Биредә заманча җиһазландырылган фельдшерлык-акушерлык пункты урын алачак.
Илсөяр ШӘРӘФЕТДИНОВА,
Норлат мәктәбе директоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев