Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

“Ел сыйныф җитәкчесе-2015” – Татьяна Мясникова

Зур Фролово мәктәбендә 2, 4 сыйныфларны җитәкли. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле 22 ел биредә эшли. Чын педагог беренче чиратта балаларның дусты һәм сердәше булырга тиеш, дип саный ул. Моның өчен ул дәресләрне күбрәк уен формасында алып бара. Балалар белән үзе дә уйный. Шуңа да Татьяна Мясникованың укучылары башкаларныкыннан...


Зур Фролово мәктәбендә 2, 4 сыйныфларны җитәкли. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле 22 ел биредә эшли. Чын педагог беренче чиратта балаларның дусты һәм сердәше булырга тиеш, дип саный ул. Моның өчен ул дәресләрне күбрәк уен формасында алып бара. Балалар белән үзе дә уйный. Шуңа да Татьяна Мясникованың укучылары башкаларныкыннан артистлыклары белән аерылып торалар. Ул җитәкләгән "Тылсымлы битлек" театраль студиясендә шөгыльләнүчеләр сәхнә осталыгы, сәнгатьле уку буенча район конкурслары җиңүчеләре. Укыту дәверендә 4 чыгарылыш сыйныфы бар.
- Мин елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе булу өчен гомер буе әзерләндем, дисәм дә була. Бу бик озакка сузылган авыр һәм катлаулы хезмәт булды. Тәҗрибәмне конкурсның республика этабында да эшкә җигеп, җиңү яулыйсы иде, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Фролово мәктәбендә 2, 4 сыйныфларны җитәкли.