Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

“Ел тәрбиячесе-2015” – Зөлфия Җәләлова

Шәһәрнең "Аленушка" балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү турында кечкенәдән хыяллана ул. -Бала ак кәгазь бите сыман, аңарда нәрсә ясыйсың, шул була, - дип кабатларга ярата. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп, аларның иҗади осталыкларын танып алуны, үстерүне төп бурычы итеп куя яшь педагог. Үз...


Шәһәрнең "Аленушка" балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү турында кечкенәдән хыяллана ул.
-Бала ак кәгазь бите сыман, аңарда нәрсә ясыйсың, шул була, - дип кабатларга ярата. Һәрбер сабыйга шәхсән якын килеп, аларның иҗади осталыкларын танып алуны, үстерүне төп бурычы итеп куя яшь педагог. Үз өстендә дә күп эшли. Узган ел "Наше время - Безнең заман" эшләүче яшьләрнең иҗади II республика телевизион фестивале дипломанты булды.
- Җиңәрмен дип көтмәгән идем. Бик дулкынландым. Шатлыгымны иң беренче җитәкчем, бакча мөдире Татьяна Владимировна Михеева белән бүлештем. Республикада да лаеклы урын аласым килә, - ди елның иң яхшы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәрнең “Аленушка” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып 4 ел эшли. Балаларны җырларга, биергә...