Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Каратэчы Аяз Хәсәнов – спорт остасына кандидат нормасын үтәде

Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэ-Фудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчелеге һәм чемпионатында 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды һәм көнчыгыш кара-каршы көрәшләре буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде. Әлеге бәйгедә Ринат Хәсәновның башка шәкертләре дә уңышка ирештеләр. 7 яшьлекләр арасында 2 номерлы лицей укучысы Данила Смирнов өченче,...


Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэ-Фудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчелеге һәм чемпионатында 16-17 яшьлекләр арасында беренче урын алды һәм көнчыгыш кара-каршы көрәшләре буенча спорт остасына кандидат нормасын үтәде.
Әлеге бәйгедә Ринат Хәсәновның башка шәкертләре дә уңышка ирештеләр. 7 яшьлекләр арасында 2 номерлы лицей укучысы Данила Смирнов өченче, 8 яшьлекләрдән сэнсэйның (тренерның) үз улы, М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Азамат Хәсәнов беренче, аның сыйныфташы Рамазан Исхаков - икенче, 10 яшьлекләр арасында Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Ирек Гайнуллин - өченче, 10-11 яшьлекләрдән гимназияле Раил Җамалиев - беренче, 12-13 яшьлекләр категориясендә лицей-интернаттан Риназ Гайнуллин - икенче, шуннан ук Фаил Баһаветдинов һәм 14-15 яшьлекләрдән 5 номерлы мәктәп укучысы Динар Вафин өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Аяз Хәсәнов каратэФудокан буенча Ульяновск өлкәсе беренчеле...