Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Әлки авылы мәктәбеннән Илдар Гыйниятуллин – республиканың иң яхшы физика укытучысы

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин "Ел укытучысы-2015" республика конкурсында зур җиңүгә иреште - физика укытучылары арасында беренче урын яулады. Бәйге Казан шәһәренең 8 номерлы гимназиясендә узган. Биш көн дәвамында укытучылар мастер-класслар күрсәткәннәр, укучыларга дәресләр биргәннәр, педсоветлар үткәргәннәр, ике командага бүленеп үзләренең укыту...

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин "Ел укытучысы-2015" республика конкурсында зур җиңүгә иреште - физика укытучылары арасында беренче урын яулады.

Бәйге Казан шәһәренең 8 номерлы гимназиясендә узган. Биш көн дәвамында укытучылар мастер-класслар күрсәткәннәр, укучыларга дәресләр биргәннәр, педсоветлар үткәргәннәр, ике командага бүленеп үзләренең укыту проектларын төзеп, аны яклаганнар.

- Кыскасы, бер генә минут та буш вакыт булмады. Бирелгән темаларга төннәр буе әзерләнергә туры килде. Республика конкурсларында катнашучы укытучыларга ярдәм итү максатында район мәгариф идарәсе каршында начальник урынбасары Светлана Победимская җитәкчелегендә эшче төркем оештырылды. Алар белән дә тыгыз элемтәдә торып эшләдек. Аеруча Миләүшә Гафуровага рәхмәт,- ди Илдар. Шулай гомуми тырышлык белән һәр сынауга иҗади якын килергә, аны оригиналь итәргә тырышканнар. Укытучының профессиональлеген ачу темасы буенча педсоветны, мәсәлән, җитди уен рәвешендә үткәргән. Укытучының проблемаларын һәм аларны чишү юлларын үлчәүгә салып үлчәгәннәр. Нәтиҗә - ике як та тигез. Димәк, һәр проблеманы чишү юлы бар, профессиональлек тә шунда күренә. Жюри да мондый педсоветны бик ошаткан.

- Башкача мөмкин дә түгел. Республика күләменә чыккан укытучылар көчле. Бәйгеләр дә авырая бара. Быелгысын бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрделәр.- ди ул. Йөргән таш шомара, диләр бит. Илдарга да "беренче чирканчыкны" 2008 елда "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсында алуның ярдәме тигән.

"Ел укытучысы"нда катнашкан 45 укытучының 14е Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән дә очрашканнар. "Түгәрәк өстәл" артында узган сөйләшүдә Илдар Гыйниятуллин мәктәпнең уңышлары турында бәян иткән. Министр исә мондый уку йортын ябу түгел, ә аннан үрнәк алырга кирәклеген әйткән. (фотолар мәгариф министрлыгы сайтында бар)


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин “Ел...