Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады

М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады М. Вахитов исемендәге гимназиянең унынчы һәм җиденче сыйныф укучылары абыйлы-сеңелле Айбулат һәм Назлыгөл Галимовлар "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яуладылар. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең бу беренче генә уңышы түгел. Назлыгөлнең "Таңнар тыныч булсын" дигән шигырен...

М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Назлыгөл Галимованың шигыре "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады

М. Вахитов исемендәге гимназиянең унынчы һәм җиденче сыйныф укучылары абыйлы-сеңелле Айбулат һәм Назлыгөл Галимовлар "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яуладылар. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең бу беренче генә уңышы түгел.

Назлыгөлнең "Таңнар тыныч булсын" дигән шигырен танылган драматурглардан, шагыйрьләрдән, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вә-килләреннән торган мәртә-бәле жюри беренче урынга бәяләде. Айбулат исә "Урман олимпиадасы" комедиясе белән "Драматургия" номинациясендә катнашты һәм лауреат булды. Былтыр ул "Кодагыйлар" пьесасы өчен өченче урынга лаек булган иде. Шулай ук үткән ел икесе дә "Иделем акчарлагы" бәйгесен-дә кызыксындыру призларына ия булдылар.

Казанның "Пирамида" мә-дәни-күңел ачу комплексында Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, күпсанлы язучылар катнашында узган бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр бе-лән бергә үз язмалары кер-гән "Илһам" җыентыгын да (альманах) тапшырганнар. Ул "Таңнар тыныч булсын" шигыре белән башлана.

- Бу шигырьне мин "А зори здесь тихие" китабын укыгач яздым. Күп әсәрләрем шулай туа. Берәр китап, йә фильм күңелгә үтеп кергәннән соң уйланып йөрим дә, язып куям,- ди Назлыгөл. Абыйсы белән икесенә бер шигырь иҗат иткәннәре дә бар - Айбулат яза башлап онытканны хәзер ахырына җиткереп куя ул. Әйе, Айбулат та шигырьләр яза. Әмма күб-рәк үзе өчен. Ә бу сәләт аларга әтиләре Фәһимнән күчкән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы үзе дә бик матур шигырьләр иҗат итә, балаларының әсәрләренә дә беренче бәяне ул бирә.

- Әтиебез безне кечкенә-дән Казанга, Буага (автор-дан: Галимовлар Тәтеш районының Келәш авылыннан) спектакльләр карарга алып йөри. Буа дәү-ләт драма театры артистлары спектаклен караганда беренче тапкыр "ә мин пьеса яза алыр идемме икән?" дип уйладым,- ди егет. Һәм ничек кенә язган әле. Ә бит бу иң авыр жанр санала.

- Моны жюри әгъзалары да ассызыклады. Алар Айбулатның да, Назлыгөлнең дә эшләренә югары бәя бирделәр. Быелгы конкурс, гадәттәгечә, читтән торып кына үткәрелмәде. Жюри әгъзалары беренче турны уңышлы узган авторлар белән зона турында шәх-сән очраштылар, әңгәмә-ләр кордылар, башка әсәр-ләре белән кызыксындылар. Чын авторларны гына сайлап алу өчен шулай "иләк аша" үткәрделәр,- ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Җәләлова. Алар бергәләп районда узучы чараларга да әзерләнә-ләр. Тукай туган көнгә багышлап үткәрелүче Шигырь бәйрәме - иң җаваплыларының берсе.

Айбулатны "Пирамида"дан кайтуга тагын бер бүләк кө-тә иде. Аңа Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 8 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Дарья Бахтинова белән бергә Ренат Харис премиясе тапшырылды. Сүз уңаеннан, гимназиядән ул бишенче лауреат. Якташыбыз, халык шагыйре Ренат Мәгъ-сүм улы яшь талант ияләренә, киләчәктә нинди һөнәр сайлауларына карамастан иҗаттан аерылмау-ларын теләде.

- Шигырь язган кешенең күңеле саф, чиста була аның,- диде ул.

Әлфия ӘСХӘТОВА.

Назлыгөлнең Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулаган "шигыре:

Таңнар тыныч булсын

Минем сугыш күргәнем юк,

Аллага шөкер.

Сөйли безгә ул турыда

Тик телевизор.

Җитмеш тула быел, диләр,

Бөек Җиңүгә.

Ул җиңүне кемнәр яулап

Биргәннәр илгә?

Шул сорауны биргән идем

Мин әтиемә,

Китаплар пәйда булдылар

Минем киштәмдә.

"Ә биредә таңнар тыныч..."

Бик сәер исем.

Кайда аткан тыныч таңнар?

Килде беләсем.

Актаргалап та карадым,

Тик юк рәсемнәр.

Күзгә ташландылар шунда

Сәер исемнәр:

Лиза, Рита, Женя, Соня…

Болар бит - кызлар!

Нишләп алар сугышта соң,

Кызлар - йолдызлар?

Шуннан тотындым укырга

Мин кызып-кызып,

Һәр яңа биттә ачыла

Өр-яңа кызык.

Зенитчылар икән кызлар,

Ә Федот Васков

Старшиналары икән,

Бик кырыс абый.

Немецларның десантлары

Төшкән урманга,

Биш кызны ияртеп, Васков

Киткән ауларга.

Күп кыенлыклар күргәннәр.

Сазлык, чытырман...

Шул чытырманлык эченә

Поскан бит дошман.

Алар бит диверсиягә

Нык әзерләнгән,

Үзләре - ирләр, көчләре

Күптер, әлбәттә.

Тигезсез көрәштә кызлар

Һәлак булдылар,

Тик күп кенә фашистларны

Алар кырдылар.

Исән калган дүрт фашистны

Әсир иттереп,

Васков абый алып кайтты

Кулын күтәртеп.

Лиза, Рита, Женя, Соня,

Галя кебекләр,

Яуладылар алар Җиңү!

Алар бит меңнәр...

Таңнар тыныч булсын өчен

Һәлак булдылар.

Тыныч йокласыннар алар,

Батыр ул-кызлар.

Булмасын иде сугышлар,

Җир тыныч торсын.

Безнең хәтерләрдән генә

Ул җуелмасын.

Борис Васильев әсәре

Миңа ошады.

Сугыш турында әсәрләр

Укырмын тагын.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М. Вахитов исемендәге гимназиянең унынчы һәм җиденче сыйныф укучылары абыйлысеңелле Айбулат һәм Назл...