Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шатлыклы хәбәр

Йөз илле мең сумлык бүләкләнделәр

Ветеринария техникумы студентларыннан нинди белгеч чыгачагын бүгеннән әйтүе кыен, әмма җырчы буларак үзләрен күрсәттеләр инде. "Без - бәхетле буын!" республика фестиваленнән икенче урын алып кайтулары моның ачык мисалы. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада 80нән күб-рәк урта һөнәри белем бирүче уку йорты катнашты. Җи-ңү яуларга, ай-һай, җиңел булмады егетләргә-кызларга. Яңа җырлар,...


Ветеринария техникумы студентларыннан нинди белгеч чыгачагын бүгеннән әйтүе кыен, әмма җырчы буларак үзләрен күрсәттеләр инде. "Без - бәхетле буын!" республика фестиваленнән икенче урын алып кайтулары моның ачык мисалы.
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада 80нән күб-рәк урта һөнәри белем бирүче уку йорты катнашты. Җи-ңү яуларга, ай-һай, җиңел булмады егетләргә-кызларга. Яңа җырлар, биюләр өйрәнү, аны профессиональ дәрәҗәдә тамашачыга җиткерү, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү зур осталык сорый. Көндәлек репетицияләр берничә сәгатькә сузыла иде. Буалы студентлар фестивальнең 9 номинациянең 7сендә лауреатлар булдылар. Жюри әгъзаларына бигрәк тә "Антре" төркеменең "Казак", "Солдат", "Шәлъяулык" биюләре ошады. Беренчеләре сугышчан рух, батырлык белән сугарылса, соңгы бию татар халкының барлык кичерешләрен үзенә сыйдырды - залдагыларның күзләре яшьләнде, һәрбер чы-гыш көчле алкышларга күмелде. "Сәнгатьле уку" номинациясендә дә безнекеләр төшеп калмады, Илнур Исмәгыйлев башкаруындагы "Кеше кайчан матур була?" шигъри композициясен халык тыңлап туймады кебек, дәвамын сорагандай озак итеп кул чапты. "Буа егетләре" вокал төркеме республикадагы яшьтәшләренә "Буа җыры"н бүләк итте. Башка номинацияләрдә дә безнекеләр лауреат дипломнарын "чүпләп" кенә тордылар. Мондый уңышны чараның мәртәбәле кунагы Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та югары бәяләде.
-Коллективлар арасында аралашу, бәйгеләр оештыру - ул тәрбияви процесс та. Без алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез, ел саен студентлар тормышына игътибарны көчәйтәчәкбез, - дип ул җиңүчеләргә җәмгысе 1 миллион сумнан күбрәк суммага сертификатлар, дипломнар тапшырды. Буа ветеринария техникумы 150 мең сумлык сертификат иясе булды.


Әлфинур ЙОСЫПОВА.
БУА ВЕТЕРИНАРИЯ ТЕХНИКУМЫ ТӨРКЕМЕННӘН АЛЫНГАН ФОТОЛАР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеринария техникумы студентларыннан нинди белгеч чыгачагын бүгеннән әйтүе кыен, әмма җырчы буларак...