Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

1700гә якын буалы чаңгыга басты (фоторепортаж)

Наратлык урманында "Россия чаңгы юллары - Татарстан чаңгы юллары" масса төсендәге ярышлар җыйды шул кадәр кешене. 4-7, 8-9, 10-11 сыйныфлар арасында беренче урынны туллысынча диярлек Югары Лашчы мәктәбе укучылары - Лиза Казначеева, Сергей Никоноров, Екатерина Никонорова, Илгиз Зарипов, Светоана Сайкина күтәрелделәр. 10-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында гына шәһәрнең Р. З....

Наратлык урманында "Россия чаңгы юллары - Татарстан чаңгы юллары" масса төсендәге ярышлар җыйды шул кадәр кешене.

4-7, 8-9, 10-11 сыйныфлар арасында беренче урынны туллысынча диярлек Югары Лашчы мәктәбе укучылары - Лиза Казначеева, Сергей Никоноров, Екатерина Никонорова, Илгиз Зарипов, Светоана Сайкина күтәрелделәр. 10-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында гына шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбеннән Салават Миңнебаев беренче килде. Студентлар арасында ветеринария техникумыннан Валентина Петухова белән Николай Ишуковка тиңнәр булмады.

40 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Адав-Толымбай мәктәбе укытучысы Әлфия Җаббарова,"Аленушка" балалар бакчасыннан Ольга Гришина, "Батыр" бакчасыннан Алсу Хәйбуллова ир-егетләрдән Казанда эшләүче Булат Хәмитов, "Буа газы"ннан Сергей Гришин эчке эшләр бүлегеннән Алмаз Алимов, 40 яшьтән өлкәнрәкләр затын-кызлар арасында Галина Дементьева, 5 номерлы мәктәптән Татьяна Иванова, "Буа газы"ннан Ландыш Хәйретдинова, ир-егетләрдән "Буа газы"ннан Сергей Батин, НПО "Студенец"тан Шамил Рәхмәтуллин, шикәр заводыннан Сергей Тимофеев, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдән Инсаф Гыймалетдинов, 77 яшьлек Валерий Рубцов иң җитезләре булдылар. Барлык призлы урыннарны алучыларга мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев