Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

918 килограммлы Буа командасы берәр тонна артыклы көндәшләренә генә биреште

Районыбызны аркан тартучы пәһлеваннарының Россия күләмендәге ярышларда катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм, ниһаять, кичә кич Иске Суыксудан Илдус Хөсәенов, Илсур Хөсәенов, Марат Дәүләтшин, Сәйдәш Җәләлов, Илдус Әхмәтшин, Фиргать Хөсәенов, Иске Тинчәледән Раил Ильясов, Буадан Радик Җәмдиханов, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәреннән өченче урын белән кайтып төштеләр....


Районыбызны аркан тартучы пәһлеваннарының Россия күләмендәге ярышларда катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм, ниһаять, кичә кич Иске Суыксудан Илдус Хөсәенов, Илсур Хөсәенов, Марат Дәүләтшин, Сәйдәш Җәләлов, Илдус Әхмәтшин, Фиргать Хөсәенов, Иске Тинчәледән Раил Ильясов, Буадан Радик Җәмдиханов, Адав-Толымбайдан Марат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәреннән өченче урын белән кайтып төштеләр. Авыл халкы арасында Россия өчен традицион булган спорт төре - аркан тарту буенча Бөтенроссия бәйгесе быел икенче тапкыр үткәрелде һәм буалылар икенче тапкыр өченче булдылар.
-Быел командалар көчлерәк. Барлыгы 13 команда әйләнә системасы буенча ярыштык. һәр командада 8 кеше. Безнең гомуми авырлык 918 килограмм иде. Шул тирәдәге авырлыктагыларның барысын да диярлек җиңдек. Ә менә икенче урын алган 1 тонна 250 килограммлы Калуга һәм быел да беренче булган 1 тонна 150 килограммлы Дагыстан командаларына оттырдык. Без команда составын берникадәр үзгәртеп, авырлыкны былтыргыдан 100 килограмм тирәсенә арттырдык. Ә көндәшләребез аннан да күбрәккә үстергәннәр. Алай да тиз генә бирешмәдек, озак тартыштык,- ди икенче ел рәттән әлеге бәйгедә катнашкан милли көрәш остасы да Илсур Хөсәенов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районыбызны аркан тартучы пәһлеваннарының Россия күләмендәге ярышларда катнашуы турында хәбәр иткән...