Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа баскетболчылары ярышты. “Сабыйлар” “Аксакаллар”ны отты

Кичә кич М. Вахитов исемендәге гимназия ишегалдындагы волейбол-баскетбол мәйданчыгында гадәти булмаган ярыш узды. Биредә "Аксакаллар" һәм "Сабыйлар" җыелма командалары баскетболда көч сынады. Өлкәннәр командасында - эшче яшьләр. Алар барысы да төрле елларда нигездә "Яшьлек" спорт мәктәбендә Юрий Пыркин, Владимир Кузьмин, Илдус Җәләлетдинов кул астында әлеге спорт төре белән шөгыльләнгән, район...

Кичә кич М. Вахитов исемендәге гимназия ишегалдындагы волейбол-баскетбол мәйданчыгында гадәти булмаган ярыш узды. Биредә "Аксакаллар" һәм "Сабыйлар" җыелма командалары баскетболда көч сынады. Өлкәннәр командасында - эшче яшьләр. Алар барысы да төрле елларда нигездә "Яшьлек" спорт мәктәбендә Юрий Пыркин, Владимир Кузьмин, Илдус Җәләлетдинов кул астында әлеге спорт төре белән шөгыльләнгән, район данын яклаган егетләр. Араларында бүген дә "Горгаз"дан Рушан Мостафин кебек үзләре эшләгән оешма-предприятиеләр өчен чыгыш ясап җиңүләргә ирешүчеләр бар. "Аксакаллар"дан иң өлкәне шәхси эшмәкәр Виталий Артемьев. Укучыларга биргесез җитез һәм оста ул. Кечерәкләр командасында уйнаучыларның барысы да диярлек бүгенге баскетболчылар - мәктәп укучылары һәм студентлар тәшкил итә. Уенны хөкем иткән тренерлар - Ю. Пыркинның улы, Ульяновск педагогия университеты студенты Антон, И. Җәләлетдиновның улы, ветеринария техникумында белем алучы Айрат та "Сабыйлар"да уйнадылар. Кыскасы, әлеге бәйгегә иң көчле баскетболчылар җыелды. Моның шулай икәнен уеннары да раслады. Командалар бер-берсенә зур аерма белән алга ыргылырга мөмкинлек бирмәделәр. Башта берникадәр очко белән алда барган "Аксакаллар" ахырда бирештеләр. "Сабыйлар" аларны бары ике очкога өстенлек белән оттылар.

Бәйге бер бәйрәмгә әверелде. Очрашуны карарга бу хакта алдан белүче укучылар, студентлар, яшьләр, әти-әниләр генә түгел, әязгы җылы кичтә бөтен Буа өстенә яңгыраган музыка һәм "спорт комментаторы" Роберт Шәйхетдиновның уен барышына бәяләмәсен ишетеп килүчеләр дә шактыйбулды. Тәнәфесләр вакытында Роберт җанатарлар белән уеннар да оештырды һәм спонсор, бу көнне үзе дә уйнаган шәхси эшмәкәр Руслан Мөхәммәтҗанов әзерләгән татлы бүләкләрне өләште. Руслан иң яхшы уенчыга дип әзерләгән бүләк "Аксакаллар"дан Илназ Шәкүровка булды, спорт комитет исеменнән баскетбол тубы бүгенге ярышның инициаторы, М. Вахитов исемендәге гимназия чыгарылышы, студент Марат Ибраһимовка тапшырылды.

- Бер генә очрашу белән чикләнеп калмаска, ә мондый бәйгене традицион итәргә уйлыйбыз,- ди Марат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә кич М. Вахитов исемендәге гимназия ишегалдындагы волейболбаскетбол мәйданчыгында гадәти булмага...