Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа каратэчылары – көчле спортчылар (+фото, видео)

Якшәмбе көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә каратэ-фудокан һәм каратэ-кабудо буенча муниципаль район башлыгы призларына узган, Ульяновск шәһәре һәм өлкәсеннән, Яшел Үзән шәһреннән дә спортчылар килгән ачык турнирда алар шуны расладылар. Бәйге нунчаки кумитэ һәм шобу-иппон кумитэ буенча икетөрлелек буенча үтте. Һәрберсендә каратэчылар берәр минут көрәштеләр. Буа командасыннан призлы урыннарны түбәндәгеләр...

Якшәмбе көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә каратэ-фудокан һәм каратэ-кабудо буенча муниципаль район башлыгы призларына узган, Ульяновск шәһәре һәм өлкәсеннән, Яшел Үзән шәһреннән дә спортчылар килгән ачык турнирда алар шуны расладылар.

Бәйге нунчаки кумитэ һәм шобу-иппон кумитэ буенча икетөрлелек буенча үтте. Һәрберсендә каратэчылар берәр минут көрәштеләр. Буа командасыннан призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады:

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында

1 урында - күптән түгел армия сафларында хезмәт итеп кайткан Хәлил Саядов,

2 урында - студент Булат Кадыйров,

3 урында - студент Динар Сөнгатуллин һәм ЗУЭС хезмәткәре Фәнил Төхфәтуллин.

16-17 яшьлекләрдән

1 урында - Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән каратэ буенча спорт остасына кандидат Аяз Хәсәнов,

2 урында - студент Илнур Миначев.

14-15 яшьлекләрдән

3 урында - 5 номерлы мәктәптән Динар Вафин.

12-13 яшьлекләр арасында

1 урында - М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Мөхәммәтҗанов.

10-11 яшьлекләрдән 40 килограммга кадәр үлчәү категориясендә

1 урында - 1 номерлы мәктәптән Наил Ногманов,

3 урыда - 1 номерлы мәктәптән Равил Кадыйров,

40 килограммнан югарырак үлчәүдә

1 урында - Р. З. Сәгъдиев имесендәге мәктәптән Раил Җамалиев,

3 урында - Кырык Садактан Ислам Исламов.

8-9 яшьлекләр арасында 30 килограмман югарырак үлчәүдә

1 урында - М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов,

2 урында - лицей-интернаттан Кәрим Низамов,

3 урында - гимназиядән Рамазан Исхаков, Рәсим Фәсхетдинов,

30 килограммга кадәргедә

2 урында - 5 номерлы мәктәптән Самат Насыйбуллин,

3 урында - 2 номерлы лицейдан Данила Смирнов, Апастан килеп шөгыльләнүче Амиль Сәмигуллин.

6-7 яшьлекләр арасында 25 килограммнан югарырак үлчәүдә

2 урында - 2 номерлы лицейдан Динар Шәрәфиев,

3 урында - М. Вахитов исемендәге гиназиядән Самир Хәсәнҗанов, Адель Мөхәммәтшин,

25 килограммга кадәргедә

2 урында - "Йолдызкай" балалар бакчасыннан Дима Алешин,

3 урында - 1 номерлы мәктәптән Тимур Феоклистов.

14-15 яшьлек кызлар арасында

2 урында - М. Вахитов исемендәге гимназиядән Гөлфинә Гафурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев