Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа каратэчылары Яңа Чабаксардан  медальләр җыеп кайттылар

Буаның “АК Барс” клубында шөгыльләнүчеләр 18-20 октябрьдә узган унынчы Россия кубогында 5 алтын, 3 көмеш, 3 бронза медаль яуладылар. 12-13 яшьлекләр арасындагы ката буенча команда дисциплинасында беренче урын бер Алтын медаль китерде.

Команда составында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков, Р. З Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева көч алышты. Шәхси беренчелектә Азамат Хәсәнов копилкага тагын ике медаль өстәде – кобудо катада – беренче урын, нунчаки кумитэда икенче урын алып. Рамазан Исхаков  кобудода икенче, нунчаки кумитэда өченче урын алды. Камилля  Чернеева кобудо катада беренче, катада өченче урын алды. 18 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә Миләүшә Латыйпова катада өченче, кобудо катада икенче урын яулады. 5 номерлы  гимназиядән Айрат Гыйззәтуллин кобудо катада дүртенче урын алды.

Каратэчыларның теренеры һәм укытучысы Ринат Хәсәнов белдерүенчә, уңышлар җиңел килмәгән: бәйгедә 15 регионнан 600 спортчы катнашкан.  Спортчыларны һәм тренерны чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев