Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа кызлары хоккей уйный (+фото)

Капитан, саклаучы Гүзәл Галиева, саклаучылар Анастасия Петина, Дарья Антонова, Алинә Әхмәтова, Кристина Костина, һөҗүмчеләр Диана Хисамова, Азалия Әхмәтова, Илзирә Сираҗетдинова, Эльза Дементьева, Гөлия Сафиуллина, капкачылар Эльвина Садардынова, Алинә Галиева чын егетләр генә уйнаучы әлеге спорт төре белән "Арктика" спорт мәктәбендә әле бер ел артык кына шөгыльләнәләр. Барысы да диярлек тренер...


Капитан, саклаучы Гүзәл Галиева, саклаучылар Анастасия Петина, Дарья Антонова, Алинә Әхмәтова, Кристина Костина, һөҗүмчеләр Диана Хисамова, Азалия Әхмәтова, Илзирә Сираҗетдинова, Эльза Дементьева, Гөлия Сафиуллина, капкачылар Эльвина Садардынова, Алинә Галиева чын егетләр генә уйнаучы әлеге спорт төре белән "Арктика" спорт мәктәбендә әле бер ел артык кына шөгыльләнәләр. Барысы да диярлек тренер Рафаэль Сәйфетдинов ярдәме белән 2014 елның 13 февралендә беренче мәртәбә тимераякка бастылар, шуарга өйрәнделәр, уен серләренә төшенделәр. Республиканың иң яшь командасы читтә беренче уеннарын Менделеевскта үткәрде.
- Авыр булды. Әмма гол керттек,- диләр хоккейчы кызлар. Ә аннан җитди ярышта - "Алтын алка" клубы призларына уеннарның зона турында өченче, республика күләмендә 5нче урын алдылар. Зонада да, финалда да Эльвина үз капкасына бер гол да керттермәгән, ә көндәшләренә 7не керткәннәр. Бүген бердәм дус команда булып оешкан, хоккей өчен җан атучы кызлар тагын ярышларга әзерләнәләр. 3 октябрьдә алар Актанышка юл алачаклар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Капитан, саклаучы Гүзәл Галиева, саклаучылар Анастасия Петина, Дарья Антонова, Алинә Әхмәтова, Крист...