Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа пенсионерлары йөгерә, йөзә, ата (фоторепортаж)

Буаның спортта иң актив пенсионерлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Өченче яшь" республика Спартакиадасында катнашып кайттылар. Инсаф Гыймалетдинов йөгерүдә, Ринат Гыймадиев йөзүдә алдынгылыкны бирмиләр. Николай Селиверстов өстәл теннисын яшьләргә биргесез оста уйный. Искәндәр Сәйфетдинов 70 яшендә дә мылтыктан оста ата. Иң өлкәне - 72не тутырган Иршат Гыймазетдинов бер генә шахмат...


Буаның спортта иң актив пенсионерлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Өченче яшь" республика Спартакиадасында катнашып кайттылар. Инсаф Гыймалетдинов йөгерүдә, Ринат Гыймадиев йөзүдә алдынгылыкны бирмиләр. Николай Селиверстов өстәл теннисын яшьләргә биргесез оста уйный. Искәндәр Сәйфетдинов 70 яшендә дә мылтыктан оста ата. Иң өлкәне - 72не тутырган Иршат Гыймазетдинов бер генә шахмат ярышын калдырмый һәм һәрвакыт җиңүләр яулый. Хатын-кызларыбыз да сыната торганнардан түгел. Анна Спиридонова җитез йөгерә, Татьяня Шингараева балык кебек йөзә, Наталия Павлова төз ата. Алар Спартакиадада да әйбәт чыгыш ясадылар. Алар һәм гомерен балаларга физик тәрбия бирүгә багышлаган Вячеслав Шурбин комбинацияле эстафетада да шактый җитез һәм бердәм команда булуларын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буаның спортта иң актив пенсионерлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Өченче яшь” республика С...