Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буа самбочылары Россия Беренчелеге һәм Идел буе федераль округы ярышларында катнашачаклар (+фото)

Билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукын 1999-2001 елгы кызлар арасында Татарстан Беренчелеге призерлары булган М. Вахитов исемендәге гимназиядән Раилә Халитова һәм Адав-Толымбайдан Виолетта Валиуллина яуладылар. Ул Пенза шәһәрендә март ахырында узачак. 2000-2001 елларда туганнардан самбо буенча Ижау шәһәрендә 18-20 мартта үтәчәк Идел буе федераль округы ярышларына Кыяттан Любовь Мануйлова,...

Билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукын 1999-2001 елгы кызлар арасында Татарстан Беренчелеге призерлары булган М. Вахитов исемендәге гимназиядән Раилә Халитова һәм Адав-Толымбайдан Виолетта Валиуллина яуладылар. Ул Пенза шәһәрендә март ахырында узачак. 2000-2001 елларда туганнардан самбо буенча Ижау шәһәрендә 18-20 мартта үтәчәк Идел буе федераль округы ярышларына Кыяттан Любовь Мануйлова, Ангелина Андриянова һәм шулай ук Виолетта Вәлиуллина, 2002-2003 елгылар арасында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә май аенда булачагында 2 номерлы лицейдан Алмаз Солтанов, Кыяттан Анна Пайгунова, лицей-интернаттан Вюсал Кулиев, Зур Фроловодан Мария Куравина катнашачаклар. Самбо буенча соңгы призерлар ачыкланган Татарстан Беренчелеге ярышлары Бикмураз авылындагы "Яшьлек" спорт комплексында узды. Анда республикадан 15 команда вәкилләре көч сынады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев