Буада беренче тапкыр чаңгы-роллер ярышлары үтте (+фото)
Бәйгене "Яшьлек" спорт мәктәбе оештырды. Ул шәһәр үзәгендә үтте. 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кызлар арсында 2 километр араны Югары Лашчыдан Гүзәл Куляева беренче булып узды. Шушы ук мәктәптән Алсу Сафина икенче килде. Егетләрдән 3 километрлы дистанциядә иң җитезе Аксудан Динар Низамов булды. Шәһәрнең лицей-интернаты укучысы Рүзәл Сибгатуллин икенче,...
Бәйгене "Яшьлек" спорт мәктәбе оештырды. Ул шәһәр үзәгендә үтте. 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк кызлар арсында 2 километр араны Югары Лашчыдан Гүзәл Куляева беренче булып узды. Шушы ук мәктәптән Алсу Сафина икенче килде. Егетләрдән 3 километрлы дистанциядә иң җитезе Аксудан Динар Низамов булды. Шәһәрнең лицей-интернаты укучысы Рүзәл Сибгатуллин икенче, Югары Лашчыдан Руслан Гомәров өченче нәтиҗә күрсәттеләр. 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар да, ир балалар да 2 километрда җитезлек сынадылар. Анда беренче-икенче урыннарны югарылашчылылыар - Екатерина Никонорова, Виолета Кожевникова, Александр Смирнов, Илгиз Зарипов, өченчене лицей-интернаттан Аяз Нәфиев алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев