Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буада директорлар чаңгыда чапты (фоторепортаж)

Кичә Наратлык урманында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы узды. 2 километрлы дистанциядә ир-егет җитәкчеләр арасында беренче урынны Янтуган мәктәбе директоры Рәфис Арифуллин яулады. Икенчедә - Түбән Наратбаштан Раиф Гарипов, өченчедә - Күшкедән Евгений Бондарев. Хатын-кыз җитәкчеләрдән Бик-Үти мәктәбенән Сөмбел Низамова, "Кояшкай" балалар бакчасыннан Гүзәл Мингалиева, Әлки мәктәбеннән Эльмира...

Кичә Наратлык урманында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы узды. 2 километрлы дистанциядә ир-егет җитәкчеләр арасында беренче урынны Янтуган мәктәбе директоры Рәфис Арифуллин яулады. Икенчедә - Түбән Наратбаштан Раиф Гарипов, өченчедә - Күшкедән Евгений Бондарев. Хатын-кыз җитәкчеләрдән Бик-Үти мәктәбенән Сөмбел Низамова, "Кояшкай" балалар бакчасыннан Гүзәл Мингалиева, Әлки мәктәбеннән Эльмира Сәлахова иң җитезләре булдылар. Веб-старт быел беренче тапкыр үткәрелде һәм аның белән кышкы спартакиаданың муниципаль этабы башланып китте. Төрле ярышларда иң җитезләрдән, осталардан төзелгән җыелма команда районын данын Актанышта узачак республика этабында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев