Буада иң кечкенә футболчылар көч сынады. Бүләкләрне спонсор әзерләде (фоторепортаж)
2-3 сыйныфлар укучылары арасында мини-футбол буенча районара турнир "Батыр" спорт мәктәбендә узды. Анда Тәтештән, Кама Тамагыннан, Кыяттан, Ырыңгыдан һәм "Батыр" спорт мәктәбеннән 3 команда катнашты. Алар белән беррәттән шулай ук "Батыр" спорт мәктәбенең Радик Садыйков шәкертләре - беренче сыйныф балалары да көч сынады. Иң кызыгы - алар икенче урын алдылар....
2-3 сыйныфлар укучылары арасында мини-футбол буенча районара турнир "Батыр" спорт мәктәбендә узды. Анда Тәтештән, Кама Тамагыннан, Кыяттан, Ырыңгыдан һәм "Батыр" спорт мәктәбеннән 3 команда катнашты. Алар белән беррәттән шулай ук "Батыр" спорт мәктәбенең Радик Садыйков шәкертләре - беренче сыйныф балалары да көч сынады. Иң кызыгы - алар икенче урын алдылар. Беренче урынны "Батыр"ның беренче командасы, өченчене Кама Тамагы районының яшь футболчылары алды. Аларга спонсорлар - Екатерина һәм Марат Бәдретдиновлар ("Стальком" җәмгыяте) әзерләгән кубоклар, медальләр грамоталар, җиде иң яхшы уенчыга махсус призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев