Буада IV “Сәламәтлек” спартакиадасы старт ала
Район оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, эшчеләре, җитәкчеләре арасындагы традицион "Сәламәтлек" спартакиадасы 23 гыйнварда "Арктика" спорт мәктәбендә шорт-трек ярышлары белән башланып китәчәк. Шәһәрлеләр 10, авыллар 11 сәгатьтә старт алачаклар. Ир-егетләр өчен дистанция 500, хатын-кызларга 300 метр. Киләсе атнада Наратлык урманында чаңгы ярышлары - 30ында 3 һәм 2 километрга узышлар, 31ендә эстафета булачак. Командаларны...
Район оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, эшчеләре, җитәкчеләре арасындагы традицион "Сәламәтлек" спартакиадасы 23 гыйнварда "Арктика" спорт мәктәбендә шорт-трек ярышлары белән башланып китәчәк. Шәһәрлеләр 10, авыллар 11 сәгатьтә старт алачаклар. Ир-егетләр өчен дистанция 500, хатын-кызларга 300 метр. Киләсе атнада Наратлык урманында чаңгы ярышлары - 30ында 3 һәм 2 километрга узышлар, 31ендә эстафета булачак. Командаларны барлыгы 18 төрдә бәйгеләр көтә, соңгысы - стритбол 21-22 майда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев