Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буада Нәфыйков истәлегенә ярышлар узды (фоторепортаж)

Танылган якташыбыз - СССРның, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары аның улы Айдар инициативасы, матди ярдәме белән үткәрелә. Анда районнан гына түгел, читтән дә көчле чаңгычылар катнаша. Мәсәлән, Казаннан Сабирҗан Нәфыйковның укучысы, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында күп мәртәбәләр дөнья чемпионы...

Танылган якташыбыз - СССРның, РСФСРның югары категорияле тренеры, чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә традицион чаңгы ярышлары аның улы Айдар инициативасы, матди ярдәме белән үткәрелә. Анда районнан гына түгел, читтән дә көчле чаңгычылар катнаша. Мәсәлән, Казаннан Сабирҗан Нәфыйковның укучысы, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасында күп мәртәбәләр дөнья чемпионы булган спорт остасы, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында чаңгычылар тәрбияләүче Ания Галимуллина, аның хезмәттәше, спорт остасына кандидат Илгизәр Сазгетдинов һәм башкалар. Бу көнне 18 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар - өч, 40 яшькә кадәргеләр - биш, ә ир-егетләр шул чагыштырмада биш һәм ун километрга узыштылар. Өлкәннәрдән Ания Галимуллина беренче, буалылар Галина Дементьева - икенче, Ландыш Хәйретдинова өченче урын алды. 18 яшькә кадәргеләр арасында иң җитезләр Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова, 2 номерлы лицейдан Алинә Гафурова һәм шулай ук югарылашчылы Светлана Сайкина булдылар. Өлкән ир-егетләрдән 5 километрны Илгизәр Сазгетдинов иң тиз үтте. Казаннан Мансур Әхмәдиев һәм буалы Сергей Батин икенче-өченче урында. Яшь егетләрдән беренчелекне ветеринария техникумы студенты Николай Ишуков яулады. Югары Лашчыдан Александр Смирнов һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Салават Миңнебаев икенче-өченче булдылар. Хатын-кызлардан 5 километрлы дистанциягә икәү генә чыктылар - Адав-Толымбайдан Әлфия Җаббарова һәм Буадан Лилия Гафурова. Урыннарны да шул тәртиптә алдылар. 10 километрда пьедестал өчен көрәш нигездә студентлар арасында барды. Алар арасында берсе - бүген Түбән Камада укучы буалы Алмаз Бикмуллин. Ул икенче булды. Беренчедә һәм өченчедә казанлылар Илмир Йосыпов һәм Игорь Ходателев. Җиңүчеләргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе медальләр, Айдар Нәфыйков 3, 2 һәм 1 мең сум күләмендә акчалата призлар, әтисе истәлекләре белән бокаллар, барлык катнашучыларга вымпеллар тапшырды. Ә иң өлкән катнашучылар - Валерий Рубцов һәм Инсаф Гыймалетдинов махсус призларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев