Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буада “Сәламәтлек” спартакиадасы дәвам итә. Чаңгычылар ярышты (+ фото)

Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары ике көн барды. Шимбә көнне узышлар, якшәмбе эстафета узды. Эстафетада шәһәр оешма-предприяиеләр командалары арасында беренчедә - "Буа газы", икенчедә - шикәр заводы, өченчедә - БуЭС. Узышларда да командалар шул тәртиптә урнаштылар. Шәхси беренчелектә җиңүче командада өч призлы урын - Сергей Батин беренче, Сергей Гришин - өченче,...

Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары ике көн барды. Шимбә көнне узышлар, якшәмбе эстафета узды. Эстафетада шәһәр оешма-предприяиеләр командалары арасында беренчедә - "Буа газы", икенчедә - шикәр заводы, өченчедә - БуЭС. Узышларда да командалар шул тәртиптә урнаштылар. Шәхси беренчелектә җиңүче командада өч призлы урын - Сергей Батин беренче, Сергей Гришин - өченче, хатын-кызлардан Ландыш Хәйретдинова икенче булдылар. Пьедесталга тагын шикәр заводыннан икенче урын белән Сергей Тимофеев, беренче урын алып Буа элеваторыннан Эльвира Гумирова һәм өченче урын белән БуЭСтан Татьяна Җәләлетдинова күтәрелделәр.

Авыл җирлекләре арасында эстафетада иң җитезләр Ырыңгы, Түбән Наратбаш, Адав-Толымбай командалары булдылар. Ә узышларда Татар Буасы алга чыкты. Ырыңгы һәм Түбән Наратбаш - икенче-өченче урыннарда. Ир-егетләрдән Татар Буасыннан Аяз Шәрипов беренче, Ильяс Йосыпов өченче, Түбән Наратбаштан Радик Сибгатуллин икенче урын алдылар. Хатын-кызлардан ике призлы - икенче һәм өченче урынннар ырыңгылылар Ольга Сайкина белән Ольга Егорвада. Финиш сызыгын беренче булып Адав-Толымбайдан Гөлия Саттарова узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев