Байрак
  • Рус Тат
  • Буадан Ринат Хәсәнов шәкертләре – көчле каратэчылар (+фото)

    Алар моны даими раслап торалар. Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә узган бәйгедә дә күп призлы урыннар яуладылар. Ул ике көн дәвам итте. Беренче көнне нунчаки-кумитэда (нунчаки белән сугышу) - 25, икенче көнне шобу санбон кумитэда (гадәти сугышу. Алга таба - кумитэ) 18 спортчы көчен сынады. Ике категория буенча да беренче урынны...

    Алар моны даими раслап торалар. Күптән түгел Ульяновск шәһәрендә узган бәйгедә дә күп призлы урыннар яуладылар. Ул ике көн дәвам итте. Беренче көнне нунчаки-кумитэда (нунчаки белән сугышу) - 25, икенче көнне шобу санбон кумитэда (гадәти сугышу. Алга таба - кумитэ) 18 спортчы көчен сынады. Ике категория буенча да беренче урынны 8 яшьлекләр арасында 22 килограммга кадәр үлчәү категориясендә М. Вахитов исемендәге гимназиядән Данила Смирнов, 25 килограммнан югарырак үлчәүдә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Тимур Феклистов, икенче урынны 10-11 яшьлекләр арасында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов, өченчене шуннан ук Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков яуладылар. 5 номерлы гимназиядән Роман Степанов 9 яшьлекләр арасында кумитэда беренче, нунчаки-кумитэда өченче булды. 6-7 яшьлекләр арасында нунчаки-кумитэда беренче тапкыр беренче урынга 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев ия булды. Төрле яшьтәгеләр арасында һәм төрле категорияләрдә призлы урыннарны тагын лицей-интернаттан Фаил Баһаветдинов, 5 номерлы гимназиядән Самат Насыйбуллин, Булат Юнысов, Кәрим Низамов, Кырык Садактан Ислам Исламов, 2 номерлы лицейдан Наил Ногманов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Самир Хәсәнҗанов, Дима Алешин, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Адел Мөхәммәтшин, Апастан Амил Сәлимуллин алдылар. Сэнсей-тренер Ринат Хәсәнов ярышларга баруны оештырган барлык әти-әниләргә рәхмәтен җиткерә һәм шәкертләренең 21-23 октябрь көннәрендә Чабаксарда узачак Россия Кубогы бәйгесендә тагын җиңүләр яулауларына ышана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: