Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буалы каратэчыларны федерация рәисе югары бәяләгән

Буалы каратэчылар быел беренче тапкыр каратэның олимпия төре буенча  ярышларда катнаштылар.

Яшел Үзәндә Татарстан беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм  Яшел Үзән, Буа командалары катнашты.  Барлыгы 400 спортчы. Буаның тренер Ринат Хәсәновта шөгыльләнүче “Батыр” спорт мәктәбе каратэчылары  - М. Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов 12-13 яшьлекләр дисциплинасында  кумитэда икенче урын, катада өченче урын алды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева шул ук яшь категориясендә катада беренче, кумитэда икенче урын алдылар. Шул ук мәктәптән Самир Хәсәнҗанов 10-11 яшьтәгеләр арасында катада икенче урында. 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев шушы ук яшь категориясендә кумитэда өченче урында. Буалылар беренче ярышта  ук уңышлы чыгыш ясап,  әлеге спорт төре буенча федерация җитәкчесе Искәндәр Шагиннан Россия беренчелегенә юллама алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев