Буалы пенсионерлар шашка-шахматта көчле
Бүген Ял үзәгендә Буа, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары командалары арасында унынчы республика темпо-турнирының зона этабы узды.
Буа данын шашка буенча Тамара Мартынова, Петр Васильев, шахматта Гөлназ Зыятдинова, Андрей Каширин якладылар. Алар гомумкоманда зачетында беренче урын алдылар һәм көч сынауны алга таба дәвам итү хокукын яуладылар. Шәхси беренчелектә Андрей Каширин очколар буенча Кама Тамагы районы вәкиле белән өченче-дүртенче урыннарны бүлеште, калганнар җиңүче булдылар.
Бәйге “Россия пенсионерлары берлеге” иҗтимагый оешмасы һәм Пенсия фонды идарәсе тарафыннан үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев