Байрак
  • Рус Тат
  • Буалы каратэчылар Сызраньны яулады +фото

    Ринат Хәсәнов һәм Хәлил Саядов җитәкчелегендәге "Ак Барс" клубы каратэчылары үткән шимбә көнне Сызрань шәһәрендә узган "Сәламәтлек, спорт һәм иҗат" дип исемләнгән XIX өлкә фестивалендә катнашып кайттылр. Тольятти шәһәреннән, Самара, Саратов, Ульяновск шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән җыелган спортчылар арасында буалылар Татарстан данын бердәнбер команда буларак якладылар. Һәм сынатмадылар. Р. З. Сәгъдиев...

    Ринат Хәсәнов һәм Хәлил Саядов җитәкчелегендәге "Ак Барс" клубы каратэчылары үткән шимбә көнне Сызрань шәһәрендә узган "Сәламәтлек, спорт һәм иҗат" дип исемләнгән XIX өлкә фестивалендә катнашып кайттылр. Тольятти шәһәреннән, Самара, Саратов, Ульяновск шәһәрләреннән һәм өлкәләреннән җыелган спортчылар арасында буалылар Татарстан данын бердәнбер команда буларак якладылар. Һәм сынатмадылар. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Тимур Феклистов 90 катнашучы арасында ката дисциплинасы буенча икенче, кумитэда беренче урын алды. Әлеге категориядә командадашы - 2 номерлы лицейдан Кирилл Сергейчев икенче булды. М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рамазан Исхаков, 5 номерлы гимназиядән абыйды-энеле Булат һәм Фаил Юнысовлар, Кәрим Низамов, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилли Чернеева, Самир Хәсәнҗанов та, травма алу аркасында гына көрәштән төшеп калган М. Вахитов исемендәге гимназиянең 5 сыйныф укучысы Азамат Хәсәнов та лаеклы чыгыш ясадылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: