Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буалы студент кыз көндәшләрен “тукмады”

АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова 23-26 февраль көннәрендә Яңа Чебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча VIII Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Ул 16-17 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады. Россиянең 30 регионыннан җыелган 800 катнашучы арасында район гына түгел Татарстан данын да яклап тренер Ринат Хәсәновның башка шәкертләре - Азамат...

АСО (КСЮИ) студенты Миләүшә Латыйпова 23-26 февраль көннәрендә Яңа Чебоксарск шәһәрендә узган каратэ буенча VIII Россия ачык чемпионатында һәм беренчелегендә катнашты. Ул 16-17 яшьлек кызлар арасында беренче урын яулады. Россиянең 30 регионыннан җыелган 800 катнашучы арасында район гына түгел Татарстан данын да яклап тренер Ринат Хәсәновның башка шәкертләре - Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков һәм Роман Степанов та чыгыш ясадылар. 8-9 һәм 10-11 яшьлекләр категориясендә 80ннән күбрәк катнашучы арасында алар беренче егермелеккә керделәр. Бу зур уңыш һәм тәҗрибә. Татарстанның каратэ федерациясе президенты Алмаз Мотыйгуллин да буалыларның 2016 елның октябрь аенда узган Россия кубогы белән чагыштырганда яхшырак чыгыш чыгыш ясавын ассызыклаган. Афәрин, буалы каратэчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев