Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар “Авыл яшьләре”ннән кайтты. Уңышлар бар

    Мамадышта узган тугызынчы "Авыл яшьләре" җәйге авыл спорт уеннарында буалы спортчылар республиканың 43 районы арасында беренче унлыкка керделәр - алар тугызынчы баскычта. Аерым спорт төрләрендә призлы урыннар да бар. Татьяна, Илдус һәм аларның уллары Руслан Җәләлетдиновлар "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә беренче урын яуладылар. Район данын төрле...

    Мамадышта узган тугызынчы "Авыл яшьләре" җәйге авыл спорт уеннарында буалы спортчылар республиканың 43 районы арасында беренче унлыкка керделәр - алар тугызынчы баскычта. Аерым спорт төрләрендә призлы урыннар да бар. Татьяна, Илдус һәм аларның уллары Руслан Җәләлетдиновлар "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" бәйгесендә беренче урын яуладылар. Район данын төрле бәйгеләрдә даими яклап һәм җиңеп килүче бу гаиләнең өлкән уллары Айрат туристлык күптөрлелек ярышларында катнашты. Волейболчы хатын-кызлар һәм аркан тартучы ир-егетләр өченче булдылар. Пьедесталга күтәрелә алмасалар да, кул көрәштерүдә дүртенче урын алган Чулпан Гайсина, бишенче булган Гүзәл Шәрәпова, билбаулы көрәштә шулай ук дүртенчене алган Наталья Глухова, Сәйдәш Җәләлов, җиңел атлетика ярышында 7нче нәтиҗә күрсәткән Гөлия Камалова команда "копилкасы"на зур очколар китерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: