Буалылар чаңгы юлларына чыкты (фоторепортаж)
Кичә Наратлык урманында "Россия чаңгы юллары - Татарстан чаңгы юллары" масса төсендәге ярышлар узды. Анда 1600гә якын кеше стартка басты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километр арада узыштылар. 4-7 сыйныфлар укучылары арасында 2 номерлы лицейдан Алинә Гафурова, Югары Лашчыдан Александр Смирнов, 8-11 сыйныфлардан шулай ук Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова, Руслан Гомәров,...
Кичә Наратлык урманында "Россия чаңгы юллары - Татарстан чаңгы юллары" масса төсендәге ярышлар узды. Анда 1600гә якын кеше стартка басты. Хатын-кызлар 2, ир-егетләр 3 километр арада узыштылар.
4-7 сыйныфлар укучылары арасында 2 номерлы лицейдан Алинә Гафурова, Югары Лашчыдан Александр Смирнов, 8-11 сыйныфлардан шулай ук Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова, Руслан Гомәров, студентлар арасында Тәтештә белем алучы Алексей Андреев, медицина училищесыннан Анна Казначеева, 40 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 45 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Югары Лашчы авыл җирлегеннән Анжелика Максимова, Владимир Захаров, аннан өлкәнрәкләрдән 5 номерлы мәктәп укытучысы Татьяна Иванова, спорт ветераны Сергей Тимофеев җиңү яуладылар. Иң яшь катнашучылар - Иске Мәртледән Арина Никитина, 2 номерлы лицейдан Дияр Гафуров, иң өлкәннәр - Венера Гафурова, Валерий Рубцов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев